Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Укытучыларны 20 градус суыкта капчыкларга кар тутырырга мәҗбүр иткән түрәне эшеннән алганнар

Укытучыларны 20 градус суыкта капчыкларга кар тутырырга мәҗбүр иткән түрәне эшеннән алганнар

news_top_970_100
Укытучыларны 20 градус суыкта капчыкларга кар тутырырга мәҗбүр иткән түрәне эшеннән алганнар
Укытучыларны 20 градус суыкта капчыкларга кар тутырырга мәҗбүр иткән түрәне - Саратов шәһәренең Октябрь районы мәгариф бүлеге җитәкчесен эшеннән алганнар. 95нче мәктәп директорына кисәтү ясаганнар, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат үзәге.
  • Узган атнада 20 градуслы суыкта Саратов укытучыларын өмәгә чыгарып, карны капчыкларга тутырырга мәҗбүр иткәннәр иде. Бу хәлне тасвирлаган фото хәзер социаль челтәрләрдә таралды. Фотода бер төркем хатын-кызның капчыкларга кар тутыруы сурәтләнгән. "Укытучылар өмәдә. 21нче гасырда 20 градус суыкта капчыкларга көрәк белән кар тутыралар", - дип язганнар Твиттерда. 
Матбугат үзәге җитәкчесе Татьяна Плющева РИА Новости агентлыгы хәбәрчесенә шәһәрдә карның күп явуын һәм шуны җыяр өчен 95нче мәктәп укытучыларын өмәгә чыгаруларын раслаган. Кар шул кадәрле күп булды ки, ишегалды җыештыручыларының гына аңа көче җитмәгән, дип аңлаткан  Плющева. 

Укытучылар бер сәгать чамасы эшләгән. Әмма Саратов башлыгы Михаил Исаев мондый ситуация булырга тиеш түгел дигән һәм гаеплеләрне җәзага тартырга кушкан.

Бу факт буенча мэриядә тикшерү уздырганнар. Мәктәп җитәкчелеге һәм тармак түрәләре үз белдеге белән шундый карарга килгән, дигән нәтиҗә чыгарганнар. 

"Эшен оештырганда, җитәкче аны ничек башкарасын уйлаудан тыш, һава шартларын, инвентарь, күләмне дә уйларга тиеш. Эшләп чыкмаслык максат кую һәм сиңа буйсынган эшчеләрдән шуның үтәлешен көтү шушының ише казуслар китереп чыгара", - дигән шәһәр мэры.

Бу хәл директорларга да, түрәләргә дә дәрес булсын иде, дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100