Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туристик юллама сатып алу турында килешүне үзгәртү һәм өзү турында нәрсә белергә кирәк?

Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе (кыскача ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе) моңа аңлатма бирә.

news_top_970_100
Туристик юллама сатып алу турында килешүне үзгәртү һәм өзү турында нәрсә белергә кирәк?

Чираттагы ялыбыз алдыннан туристлык агентлыгына килгәч, һәркайсыбызны диярлек “ул-бу була калса, сәфәрдән баш тарта аламмы икән, әгәр алсам, кайсы очракларда?” дигән сорау борчый.

Россия Федерацияседә туристлык хезмәтләрен күрсәтү буенча төп норматив хокукый актлар түбәндәгеләр: РФ Гражданлык кодексы, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законы (07.02.1992), “Туристлык эшчәнлеге нигезләре турында” Федераль закон (24.11.1996), туристлык продуктын сатканда хезмәт күрсәтү кагыйдәләре.

РФ ГКның 450нче маддәсенең 1 нче пункты буенча, шартнамә бары тик якларның килешүе буенча гына гамәлдән чыгарыла ала.

Килешү төзегән якларның берсенең таләбе буенча, шартнамә түбәндәге очракларда я үзгәртелә, я бөтенләй өзелә ала.

Бер як шартнамәне җитди бозса (РФ ГК 450 нче маддәсенең 2 нче пункты);

тормышта комачаулаучы берәр хәл килеп чыкса (РФ ГК 451нче маддәсе);

турист барасы илдә сәламәтлек һәм гомергә куркыныч янаса (Туристлык эшчәнлеге турында законның 14нче маддәсе);

шартнамәне үзгәртү яки өзү турында килешү шартнамә кебек үк язма формада төзелә (ГК 452нче маддәнең 1 нче пункты).

Заказчы (турист) туристлык продукты турындагы шартнамәдән баш тарта ала, ләкин үтәүчегә сарыф ителгән чыгымнарны түләү шарты белән генә (Кулланучылар хокукларын яклау турында законның 32 нче маддәсе, РФ ГКның 782нче маддәсенең 1нче пункты). Шул ук вакытта, шартнамәдән баш тарткан көнгә турфирманың күпме чыгымы киткәненә дәлилләр таләп итәргә хокукы бар. Турист шул күләмдәге акчаны гына түләргә тиеш.

Туроператорлар (турагентлар) еш кына шартнамәгә заказчының хокукларын чикләүче шартларны кертә. Бу, шартнамәне өзгәндә “неустойка”ны түләү, туроператорның түләнгән акчаны тотып калуы, заказчыдан тур бәясенең билгеле бер процентын түләттерү. Кулланучыларның хокукларын кысрыклаучы мондый шартлар дөрес түгел дип санала.

Кулланучылар хокукларын яклау турында законның 29нчы маддәсенең 1нче пункты нигезендә, җитешсезлекләр яки шартнамә шартларыннан тайпылу булса, турист шартнамәдән баш тартып, чыгымнарның тулысынча кайтарылуын таләп итәргә хокуклы.

Туроператор эшендә җитди кимчелекләрдән түбәндәгеләр санала:

Әгәр туристны тиешле урынга илтү яки урнаштыру бурычлары тиешенчә үтәлмәсә;

Турист барган урында сыйфат һәм куркынычсызлык ягыннан җитди хилафлыклар булса.

Туристлык эше турында законның 10нчы маддәсендә күрсәтелгәнчә, ике як та түбәндәге очракларда туристлык продуктын сату турында шартнамәне өзү яки үзгәртелүен таләп итәргә хаклы.

Әгәр сәяхәт шартлары начаррак булса;

Сәяхәт сроклары үзгәрүе;

Транспорт тарифлары кисәк арту;

Туристның үзенә бәйле булмаган сәбәпләр килеп чыкса (авырып китүе)

Виза бирмәү яки башка сәбәпләр.

Шартнамәне өзгән очракта, ике якның да чыгымнарын гадел бәяләү өчен, суд, якларның таләбе буенча, документны гамәлдән чыгаруның нәтиҗәләрен билгели  (РФ ГКның 451нче маддәсенең 3нче пункты).

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100