Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны күршеләр түләячәкме?

Күршеләр түләгән очракта бурычлы кешенең фатиры аслам булачак.

news_top_970_100
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны күршеләр түләячәкме?

Торак-коммуналь хезмәтләргә халыктан җыелган әҗәтләрне түләтү буенча яңа тәкъдим Стратегик тикшеренүләр үзәге докладында бар. Бу хакта “Челнинские известия” яза.

Күпфатирлы торак йортларда яшәүче фатир хуҗаларының коммуналь хезмәтләргә җыелган әҗәтен күршеләреннән түләттерә башларга мөмкиннәр.

Башта күршеләре бурычлының ТКХ әҗәтен каплый да, аннары фатир хуҗасыннан шул сумманы үзләренә түләттерәчәк, диелгән докладта. Бу очракта бурычлы кешенең фатиры аслам булачак.

“Хосусый милек ияләре ТКХ әҗәтләре буенча уртак җаваплылык тотарга тиеш. Киләчәктә шундый хокукый тәртипкә күчү планлаштырыла”, - диелә докладта.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100