Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Томск галимнәре колорадо коңгызын юкка чыгара торган җайланма уйлап тапкан

Томск галимнәре колорадо коңгызын юкка чыгара торган җайланма уйлап тапкан

news_top_970_100
Томск галимнәре колорадо коңгызын юкка чыгара торган җайланма уйлап тапкан
Томск шәһәре галимнәре бәрәңге кырларын колорадо кортыннан коткара торган уйлап тапкан, дип яза “Российская газета”. Әлеге җайланма авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренен хезмәтен җиңеләйтәчәк һәм химик агу кулланун күләмен киметәчәк.

“Робот-бакчачының” беренче эшләнмәсе авыл хуҗалыгы форумында Томск шәһәрендә күрсәтелгән. Робот үзйөрешле платформа, навигация системасы, химик һәм механик тәэсир итә торган эшкәртмәләрдән.

“Корт личинкалары, гадәттәге ысул белән юкка чыгарыла, - ди Томск политуниверситеты матбугат хезмәткәре. - Ә инде зур кортларны робот бәрәңге ботакларын селкеп төшерә һәм җиргә төшкәннәрен агулый”.

Бу җайланма сигез сәгать эчендә гектар ярым бәрәңге кырларын кортлардан чистартырга мөмкин. Камилләштергәннән соң робот тәүлек әйләнәсе эшли алачак.

“Роботны куллану агу кертү күләмен һәм басуларны эшкәртү өчен кулланылган ягулык күләмен ике тапкырга киметергә мөмкинлек бирә”, - ди проект җитәкчесе, доцент Александр Тырышкин.

Роботны җәен кырларда сынаячаклар. Беренче робот модельләре бакча коооперативларында һәм кечкенә хуҗалыкларда кулланыр өчен ясалган. Галимнәр җайланманы зур хуҗалыклар өчен дә чыгаруны планлаштыра. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100