Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әтиемнең үлемен ничек кичерергә?

Мондый очракта үзеңне гаепләүдән туктарга кирәк, ди психолог-консультант.

news_top_970_100
Әтиемнең үлемен ничек кичерергә?

– Күптән түгел әтием вафат булды. Бу авыр хәл кичә генә булган кебек. Якын кешеңне югалту кайгысын акылдан язмыйча ничек кичерергә? (Вәсилә, Казан)

Сорауга психолог-консультант Алсу Фролова-Талибуллина җавап бирә.


– Беренчедән, мондый очракта үзеңне гаепләмәскә кирәк. Ни өчен болай булды, яки менә болай булса, шулай булыр иде, дип фаразлар кылмаска.

Икенчедән, вафат кешенең яхшы якларын искә алып, күңелеңдә аңа булган ярату-ихтирам хисләрен сакларга кирәк. Вафат булса да, ул Сезнең якын кешегез, Сез аны тормышта яраткансыз, һәм яратуны шулай дәвам итәргә хакыгыз бар.

Йөрәк борчу белән түгел, ә мәхәббәт белән тулса, бу кайгылы хәлгә мөнәсәбәт үзгәрәчәк, күңел тынычланачак.

Балалар һәм олылар мондый тормыш авырлыгын төрлечә кичерә.

Балалар белән эшләү җиңелрәк. Алар хис-кичерешләрен яшерә белми, ничек бар, шулай сөйләп бирә. Аларга мондый стресстан чыгарга әкиятләр һәм ком терапиясе ярдәм итә.

Олылар, бигрәк тә хатын-кызлар белән эшләү авыррак, чөнки алар тискәре уйларга нык бирешә, борчулар, үз-үзен гаепләү белән бетеренәләр. Аларга тынычланыр өчен күбрәк вакыт кирәк.

Урта һәм өлкән яшьтәге кешеләргә иҗади терапия булышырга мөмкин. Рәсем ясап, күңелдәге хисләрне шул рәсемнәрдә чагылдыру якын кешенең үлеменә башка яктан карага мөмкинлек бирә.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100