Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Теш пастасын көнкүрештә ничек кулланып була?

Теш пастасын көнкүрештә төрлечә файдаланып була.

news_top_970_100
Теш пастасын көнкүрештә ничек кулланып була?

Бөҗәкләр тешләгән, киселгән урындагы авыртуны, ачытуны бетерә. Тешләнгән урынга бераз гына теш пастасы сөртеп куйсагыз кычыту һәм шеш кимиячәк. Әгәр киселгән урынга яки кабарчыкларга сөртсәгез, ул яраны киптерә, димәк җәрәхәт тизрәк төзәләчәк. Төнгә куллану яхшы.

Пешкән урындагы авыртуны киметә. Пастаны пешкән урныга бик сак кына, яндырганнан соң ук сөртергә кирәк. Теш пастасы авыртуны гына җиңеләйтеп калмый, ә пешкән урында кабарчык һәм үлек җыелуны булдырмый кала.

Тырнакларны чистарта. Тырнакларыгыз нык һәм ялтырап торсын дисәгез, аларны иске теш щеткасы ярдәмендә паста белән чистартырга кирәк. Тышкы ягын да һәм тырнакның эчке өлешләрен дә булдыра алганча чистартырга.

Начар исләрдән котылырга ярдәм итә. Сабын булышмый икән, уч төпләрен һәм бармакларны теш пастасы белән ышкып юарга кирәк.

Көйгән тимер һәм чуен өслекләрне чистарта. Теш пастасы сотавында абразив матдәләр бар. Корымны һәм тутыкны яхшы бетерә.

Пычрак аяк киемнәрен дә тәртипкә китерә. Теш пастасын пычранган урынга сөртегез. Бу урынны щетка белән бераз ышкып алыгыз, соңыннан су белән юыгыз.

Көмеш бизәнү әйберләрен чистарта, ялтырата. Көмеш бизәнгечләргә теш пастасы сөртеп төнгә калдырыгыз. Иртән чиста чүпрәк белән корытып сөртегез. Ләкин энҗене болай чистартырга ярамый, бизәге бозылачак. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100