Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Терлектә лейкозның беренче билгеләре нинди?

Сорауга Татарстанның Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Александр Козлов җавап бирә.

news_top_970_100
Терлектә лейкозның беренче билгеләре нинди?

Лейкоз гаҗәп чир, аның бернинди билгеләре юк. Авыру терлек өчен бик нык ябыгу, лимфа төеннәре зураю хас. Бу стадиясе республикада күптән теркәлми, чөнки барлык йогышлы терлекләрне вакытында ачыклау бурычы куелган. Шик төшкән терлекләрне кабаттан тикшерәбез. Моны, шулай ук, кан рагы дип әйтергә була. Кандагы билгеле бер күзәнәкләрдә авыру терлекме-юкмы икәне билгеләнә. Кан үзгәрә башласа, без инде авыру дип барысын да чалуга җибәрергә мәҗбүр итәбез. Бу ябыгуга кадәр булган стадия турында сүз бара. Әле лимфа төеннәре зурайганчы 2-3 ел узарга тиеш. Без бу стадиягә җиткермәскә тырышабыз. Минем хәтердә андый очраклар булганы юк. Лейкозның бөтен диагностикасы лаборатория тикшеренүе белән, ниндидер клиник билгеләре юк.

Йогышланган 100 баш сыерның 1-2 се генә гематологик авырту стадиясенә кадәр җитә. Шуңа күрә елына ике тапкыр тикшереп, сәламәтлеген раслап тору кирәк.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100