Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телефоныгызда нинди түләүле хезмәтләр ялганганын ничек белеп була?

Телефон операторлары акча алу өчен әллә нинди хәйләләргә бара. Кеше үзе теләмәсә дә, түләүле хезмәтләрне (подписка) тагарга гына торалар. Кеше телефонына килгән СМСка җавап бирәм дип уйлап, үзенә кирәкмәгән хезмәтләргә язылырга мөмкин. Моны ничек белергә?

news_top_970_100
Телефоныгызда нинди түләүле хезмәтләр ялганганын ничек белеп була?
МТС 

1. Телефоныгызда шушы саннарны һәм символларны җыегыз һәм шалтыратыгыз:

*152*2#

Алга таба 2нче пунктны җыярга кирәк. Нинди хезмәтләр ялганганын белгәннән соң, аларга түләү күпме икәнен белергә, баш тартырга була.

2. Шулай ук Интернет аша үз кабинетыгызга керергә (Номерыгызны язасыз, пароль телефоныгызга смс булып килә) һәм "Мои подписки" бүлегенә керергә кирәк. "Личный кабинет"ка сылтама. 

МЕГАФОН

1. 8-800-550-05-00 бушлай номерына шалтыратырга.

2. Шәхси кабинетыгызга кереп, ялганган хезмәтләрне белергә һәм баш тартырга. "Личный кабинет"ка сылтама.

3. Телефоныгызга Мегафон программасын йөкләргә. Сылтаманы *505# номерына шалтыратып алырга була.

БИЛАЙН

1. Шәхси кабинетка кереп. "Личный кабинет"ка сылтама - уң якта кеше силуэтына басарга кирәк. 

2. *110*09# номерына шалтыратыгыз. Кирәкмәгән хезмәтләр булса, 0674 номерына шалтыратып, баш тартыгыз.

3. *111# номерына шалтыратсагыз, мобиль меню эшли башлый. Кирәк пунктны сайлап алып, хезмәтләрне белергә була.

4. "Мой Билайн" программасын урнаштырыгыз.

5. 0611 номерына шалтыратып, консультанттан белешергә була.

ТЕЛЕ 2

1. Шәхси кабинетка кереп. "Личный кабинет"ка сылтама.

2. *153# номерына шалтыратсагыз, барлык хезмәтләр смс булып килә.

3. 611 номерына шалтыратып, автооператор аша аларны өзәргә була.

ЛЕТАЙ

1. Шәхси кабинетка кереп. "Личный кабинет"ка сылтама.

2. *116*103# номерына шалтыратып.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100