Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телефоннан карап үз номерыңны ничек белергә?

"Номерың ничек?" дигәч, "Хәтерләмим, шалтыратыйм, синеке ничек?" дип эзли башлыйбыз. Үз номерыңны андроид смартфоннан карап белергә мөмкин.

news_top_970_100
Телефоннан карап үз номерыңны ничек белергә?
Башта телефон экранында "Настройки" дигән урынны табабыз. Гадәттә, анда "шестеренка" формасындагы символ була. Кайбер телефоннарда ул гайка ачкычы кебек.

Телефоныгыз рус теленә күчерелмәгән булса, инглизчә Settings дигән пункт


Аннан соң "О телефоне" яки "О системе" дигән пунктны эзләп табыгыз. Инглизчә - About phone. Гадәттә, бу пункт исемлектә иң соңгы урында.


Алга таба "Состояние" - Status пунктына басыгыз.


Алга таба "Мой номер телефона" дигән пунктта - Phone number үз номерыгызны карый аласыз. 

Кайбер смартфоннарда тагын бер пункт - "Состояние сим карты" дигән пункт аша узарга кирәк. "Мой номер телефона" шушы пунктка кергәч булачак.



Телефоныгызга хәерле хәбәрләр генә килсен!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100