Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тайгак юлда машина белән ничек идарә итәргә?

Борылышта ялгыш тормозга басып җибәргәндә дә автомобиль таеп китәргә мөмкин.

news_top_970_100
Тайгак юлда машина белән ничек идарә итәргә?

Кыш җиткәч юлларда карт көртләре һәм бозлавык булу гадәти хәлгә әверелә. Һәр автомобильче бу очракка әзер булырга тиеш. Шунсыз исән-имин йөреп булмас, мөгаен. Тайгак юлда йөрү өчен белгечләр берничә киңәш бирә. Алар автомобильчеләр өчен чыга торган «За рулем» журналында бар.

Боз каплаган юлда автомобиль рульне тыңламый башлый. Рульне борган очракта да, машина алга таба баруын дәвам итә. Бу очракта, гадәттә, рульне тагын да ныграк итеп бору теләге туа. Болай эшләргә ярамый! Ныклап борылган тәгәрмәчләр юлдан тагын да ныграк шуып китә. Бу очракта идарә тулысынча югала. Рульне үз халәтенә кире кайтарырга тырышыгыз һәм тагын бер тапкыр салмак кына борылып карагыз. Гадәттә болай эшләү ярдәм итә.

Хәтта бик сак йөрткәндә дә, машина бозлавыкта таеп китәргә мөмкин. Шуңа күрә тайгак юлда гадәти тизлекне 5–10 километрга киметергә кирәк. Әгәр 80 км/сәг белән йөри торган урын булса, 60–70 км/сәг кә калдыру хәерле. Алда бара торган машина арасында дистанция саклагыз. Бу аралыкны мөмкин кадәр арттырыгыз. Дистанция сакланган очракта карар кабул итү өчен өстәмә вакыт була. Машина таеп киткәч, шул аралык хисабына «алтын» секундлар барлыкка килә.

40–50 км/сәг тизлек белән барганда берәр чокырга яки башка әйбергә очраганда, борылышта ялгыш тормозга басып җибәргәндә дә автомобиль таеп китәргә мөмкин.

Тайгаклаган вакытта, карарны бик тиз кабул итәргә кирәк. Машина боргалана башлауга ук, траекторияне турайтырга тырышыгыз. Моның өчен рульне тайгаклый башлаган якка кисәк кенә борыгыз һәм тиз арада кабат башлангыч халәтенә кайтарыгыз. Машина траекториясе турайганга кадәр, рульне тайгаклаган якка таба боргалап (уңга-сулга) торыгыз.

Әгәр машинаның алгы тәгәрмәчләре алып баручы булса (переднеприводный), бу вакытта бераз газга басарга кирәк була.

Куллар һәрвакыт руль тәгәрмәченең өске секторында булырга тиеш.

Тайгак юлда двигатель белән тормозлау кулланыла. Моның өчен югары тизлектән түбәнге тизлеккә бер-бер артлы күчерергә кирәк: бишенче яки дүртенчедән өченчегә, аннары икенчегә.

Бозлавык юлда 60 км/сәг тән кимрәк тизлек белән барганда икенче тизлектә бару хәерле.

Борылышта яки тайгак юлда тормозга басарга, нейтраль тизлектә барырга кирәкми. «Зебра» яки тукталышка җитәр алдыннан, аякны газ педаленнән тормозга күчерү хәерле. АВS булган машинада туры юлда экстрен тормозлаганда, тормозга көчлерәк итеп басарга кирәк. Әгәр ABS булмаса, тәгәрмәчләрне блокировкалауны булдырмас өчен, өзек-өзек итеп тормозлау хәерле (мөмкин кадәр тизрәк тормоз педаленә баскалап алырга).

Заманча иномаркаларда АВS — блокировкалауга каршы система бар. Ул компьютер ярдәмендә эшли. Тәгәрмәчләрнең берсе блокировкаланса, датчиклар үзәк компьютерга хәбәр бирә һәм ул мөстәкыйль рәвештә педальгә баскалап алып, тәгәрмәчне әйләндереп җибәрә. Бу вакытта машина йөртүче катнашмый. Шуңа күрә ABS эшләп алганда аяк астында тормоз педале калтыранган кебек була. Чөнки бу очракта басып алулар ешлыгы секундына берничә йөзгә кадәр җитә.

Шул ук вакытта ABS автомобильчегә машинаны контрольдә тотарга да ярдәм итә. Машинада ABS булмаса, бу гамәлләрне йөртүче үзе башкарырга тиеш була. Әлбәттә, секундына йөз тапкыр баскалап алып булмас, әмма остарып җиткәч, секундына биш тапкыр баскалап булачак.

Җәй көнендәге кебек, светофорның яшел төсе янып китүгә үк, урыннан сикереп кузгалу гадәте кышкы юлда авария китереп чыгаруы ихтимал. Бу вакытта тормоз педален бутап тизлеккә баскан башка йөртүче чатка очып чыгарга мөмкин.

Машина йөртүче бозлы юлдан баруын, аңлап алуга, психологик яктан үзен көйләргә һәм кискен очракларга әзер торырга тиеш. Экстремаль очракта автомобиль белән идарә итү турында роликлар интернет челтәрендә бик күп. Шуларны карап алыгыз. Ябык мәйданчыкларга барып, махсус тренировкалар эшләгез.

Имин юллар сезгә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100