Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тавык бавырын сайлау һәм пешерү өчен ун киңәш

Тавык бавырын сайлау һәм пешерү өчен ун киңәш

news_top_970_100
Тавык бавырын сайлау һәм пешерү өчен ун киңәш

Тавык бавырын сайлаганда, тышкы кыяфәтенә игътибар итегез. Ул куе кызгылт төстә булырга тиеш. Анда яшькелт таплар булмасын. Туңдырылган бавыр алганда, боз азрак булганын сайлагыз. Җирән төсмерләр булмаса — товар сыйфатлы дигән сүз. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Пешерер алдыннан, суыткычта я салкын суга салып торып эретеп алыгыз. Тавык бавырын озак вакыт бүлмә температурасында тотмагыз. Бозылуы бар. Тавык бавырын микроволновкада я кайнар суда эретү килешми. Ризык тәмен югалта. 

Майларын һәм кан төерләрен юып төшерегез. Үт куыгын алып ата күрегез. Ул әче тәм бирә. Элпәсен алмасагыз да була. Ул бик юка һәм ризык тәмен бозмый. Шуннан соң бавырны салкын суда чайкап алыгыз.

Тавык бавырын пешерү вакыты кисәкләрнең зурлыгына һәм пешерү ысулына бәйле. Тизрәк пешсен дисәгез, бавырны ике-өч кисәккә бүлегез. Тавык бавыры пешкәч, ачык-көрән төскә керә. Бавырга чәнечке белән төртеп карагыз. Аннан үтә күренмәле сок чыгар. Озак пешерсәң, бавыр катылана.

Тавык бавырын плитәдә пешерү. Субпродуктны кайнап торган суга салыгыз. Кара борыч, лавр яфрагы өстәгез. Пешеп чыгарга биш минут кала, тоз салыгыз. Сүрән утта пешерегез. Зур булмаган кисәкләр 10 минутта, зурраклары 15 минутта пешә. 

Микроволновкада пешерү өчен махсус савыт алыгыз. Бавыр күмелерлек итеп су салыгыз. Кайнар өчен урын калдырыгыз. Лавр яфрагы, борыч, башка тәмләткечләр салыгыз. Пластик капкач белән каплагыз, максималь кайнарлыкта 7–9 минут пешерегез. Әзер бавырга тоз салыгыз, 10–15 минутка микроволновкада калдырыгыз. Шулай иткәндә бавыр сусыл булыр.

Бавырны мультиваркада пешерү өчен контейнерга салыгыз. Тәмләткечләр өстәгез. Җылы су салыгыз. Капкачын ябып, «варка» режимында 10–15 минут пешерегез. Тоз сибегез һәм капкачын япмыйча гына, 10–15 минут тотып торыгыз.

Тавык бавырын пароваркада пешерү өчен кисәкләрне савытка салыгыз, тәмләткечләр өстәгез. Пароварканы 25–30 минутка эшләтеп җибәрегез. Бавыр пешкәч, тоз сибегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100