Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда яңача намаз вакытлары

Ястү намазы кояш баегач, 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәр тәмам һәм иртәнге намаз керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде.

news_top_970_100
Татарстанда яңача намаз вакытлары
Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте намаз вакытларын төбәкнең географик үзенчәлекләрен исәпкә алып, астрономик хисаплар буенча билгеләргә дигән карарга килде. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
  • Кояш офык артына күмелгәч, ул горизонттан югала. Кояш тирәнгәрәк бата барган саен, безгә күренгән шәфәкъ кызыллыгы да кими бара һәм бер арадан соң офыкта әүвәл шәфәкъ кызыллыгы, аннары аклык бетә (ул Кояш үзәгеннән офыкка карата 15 яки 18 градус почмак тәшкил итә). Шуңа күрә, иртәнге якта кояш 18 градуска җиткәч таң беленә башлый, 15 градус чамасында кызыллык хасыйл була. Кич белән киресенчә: 15 градуска җиткәч – шәфәкъ кызыллыгы, 18 градуста шәфәкъ аклыгы бетә.

5 майдан  август башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Димәк, төн дәвамында аклык бетми һәм ястү намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый.

Шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү карар кылынды. 

Ястү намазы кояш баегач, 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәр тәмам һәм иртәнге намаз керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде.

Билгеле булганча, җәй көне исә безнең җирлектә кояш югарыда телгә алынган градуслардан түбәнгә төшми, шул сәбәпле офыкта шәфәкъ кызыллыгы һәм аклык югалмый. Хәнәфи мәзһәбенә караган мәшһүр «Хәшия ибн Габидин» китабында бу очракта шәфәкъ кызыллыгы бетә торган төбәккә карап билгеләргә диелгән. 

Әлеге фикер күренекле дин галимебез Галимҗан Барудиның «Хөснел-гыйбадәт» китабында хуплау таба, шунлыктан тулысынча төн була торган төбәкләрнең намаз вакытлары да тикшерелде һәм аларда ул вакыт сәгать ярым чамасына туры килде. Шуңа таянып, җәйге көннәрдә ястү намазын кояш баегач сәгать ярымнан соң укырга ярый, ә сәхәр ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала тәмамлау лазем дип билгеләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100