Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда тагын кайсы трассаларда камералар куялар - исемлек

Татарстанда тагын кайсы трассаларда камералар куялар - исемлек

news_top_970_100
Татарстанда тагын кайсы трассаларда камералар куялар - исемлек
Ленар Габдрахманов Татарстанның тагын биш төбәк юлында «тоталь контроль» камералары эшли башлаячагына да хәбәр итте. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына интервьюда сөйләде.

"Бу Казан – Шәмәрдән, Чистай – Түбән Кама, Казан – Малмыж, Шәле – Саескан Тавы һәм Чаллы – Зәй – Әлмәт юллары. Әлеге җайланма аларны буеннан буена контрольдә тотачак", - диде ул.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы сүзләренчә, «тоталь контроль»дә камералары датчик узган вакытта уртача һәм моменталь тизлекне үлчи. Ягъни датчик үзе дә тизлекне үлчи, датчиклар арасындагы уртача тизлек тә теркәлә. 

Әлеге система җиңел транспортны йөк автомобильләреннән аерырга мөмкинлек бирә.

Моңа кадәр Татарстанда дүрт трассада шундый система эшли иде. "Тоталь контроль системасы беренче булып Казан – Малмыж юлында, икенчесе Чаллы –Зәй – Әлмәт, өченчесе Казан – Шәмәрдән, дүртенчесе, юл һәлакәтләре күп була торган Чистай – Түбән Кама юлында барлыкка киләчәк", - диде Ленар Габдрахманов май аенда биргән интервьюда. 

2018 елда тоталь контроль системасы Казан – Оренбург һәм Казан – Ульяновск трассаларында урнаштырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100