Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда Корбан бәйрәмендә нинди кызыклы чаралар була?

Татарстанда Корбан бәйрәмендә нинди кызыклы чаралар була?

news_top_970_100
Татарстанда Корбан бәйрәмендә нинди кызыклы чаралар була?
Корбан бәйрәме көнне республика шәһәрләре һәм районнары паркларында һәм мәчет яны территорияләрендә шәһәркүләм гаилә һәм балалар бәйрәмнәре узачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итте.

ВАКЫТЫ

УРЫНЫ

ЧАРА

КАЗАН

11 август

13:00

Казан, Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы

 «Корбан-фест: җылылык бүләк ит!» шәһәркүләм гаилә бәйрәме (Фуд-корт, мастер-класслар, концерт программасы).

11 август

13:00

Казан, Бигиев ур., 36, «Нур-әл-Ислам» мәчете

Корбан гаете уңаеннан балалар бәйрәме

11 август

10:00

Казань,  Нагорный бистәсе, «Кечкенә принц» паркы

Корбан гаете уңаеннан гаилә бәйрәме. Программада: бәйрәм концерты, спектакль, төрле мәйданчыклар: сабыйлар өчен крио-тамаша, хайваннарны тотып карау мөмкинлеге булган зоопарк, мехенди, аквагрим.

11 август 

17:00

Казан, Җ.Фәйзи ур., 2. “Гаилә” мәчете территориясе

Корбан гаетенә багышланган "Гаилә бәйрәме". Бәйрәм җәмәгать белән икенде намазын укыганнан соң башланып китәчәк. Балалар өчен берничә мәйданчыкта батутлар, поездта, понида йөрү оештырылачак. Кунаклар татлы мамык белән сыйлана алачак. Шулай ук мехенди ясату мөмкинлеге була. Бөтен мәйдан буенча аниматорлар эшләячәк. Бәйрәмнең рәсми өлеше Коръән уку белән башланып китәчәк. Аннары нәшидләр, мөнәҗәтләр яңгыраячак. Алып баручылар балалар өчен кызыклы да, файдалы да конкурслар уздырырга ниятли. Традиция буенча, кунаклар өчен пылау әзерләү күздә тотыла.

11, 12, 13 август

Казан, Серов ур.,4А,  «Ярдәм» мәчете

- барлык теләүчеләр өчен хәйрия ашлары

- Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан бүлеге өчен аерым хәйрия мәҗлесе. Әлеге оешмага корбан ите тапшыру да каралган.

ЧАЛЛЫ

10 август

9.00-18.00

Яр Чаллы, Г.Камал ур., 10А (27/09А), "Хәләл Үзәк"

Корбан бәйрәме уңаеннан хәләл ярминкә

МЕНДЕЛЕЕВ РАЙОНЫ

13 август

Бәзәкә авылы җирлегендә урнашкан “Фан” чишмәсе территориясе

Районкүләм Корбан мәҗлесе

ЗӘЙ РАЙОН

11 август

09.00

Зәйнең Үзәк мәчете

Корбан гаете уңаеннан балалар бәйрәме (уеннар, аниматорлар, батут, пылау)

БАЛЫК БИСТӘСЕ РАЙОНЫ

11 август

13.00

Балык Бистәсе районы Таулар авылы мәдәният йорты

150 кеше катнашында Корбан ашы

ӘЛМӘТ

11 август

13.00

Әлмәт, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркы

Корбан гаетенә багышланган шәһәркүләм гаилә бәйрәме.  Программада: бушлай аттракционнар, хәрәкәтчән уеннар, сый-нигъмәт һәм бүләкләр.

ТҮБӘН КАМА

11 август

13.00

“Гаилә” паркы

Корбан гаете уңаеннан гаилә бәйрәме


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100