Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда кайсы профессия вәкилләренә ихтыяҗ арткан: хезмәт хаклары күпме?

Бу сорауга хезмәт базары белгече Александар Севостьянова җавап бирде.

news_top_970_100
Татарстанда кайсы профессия вәкилләренә ихтыяҗ арткан: хезмәт хаклары күпме?

– Быел Татарстанда эшче һөнәрләр өлкәсе тиз арада үсә торган тармак булып санала. Югары квалификацияле белгечләргә сорау зур. Ел башыннан эшче вакансияләренә ихтыяҗ 60 %ка арткан. Бүген әлеге тармакта бер урынга бер резюме туры килә. Әйтик, токарь, эретеп ябыштыручыларга аена уртача – 70, көйләүчеләргә (наладчик) - 55, фрезеровщикларга 54 мең сум хезмәт хакы тәкъдим итәләр, - диде хезмәт базары белгече Александра Севостьянова.

Белгеч сүзләренчә, эшче профессияләрнең популярлашуына “Ворлдскиллс” хәрәкәте сәбәпче.

“Ворлдскиллс” җитештерү сәнәгатенә игътибарны арттырды. Бүген 6,4 разрядлы токарь престижлы һөнәр санала. Ул – киләчәк профессиясе”, - диде Александра Севостьянова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100