Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда иң югары хезмәт хакын кемнәр ала?

Head Hunter компаниясе белгече Александра Севостьянова Татарстанда иң югары бәяләнүче профессияләрне атады.

news_top_970_100
Татарстанда иң югары хезмәт хакын кемнәр ала?

– Иң югары хезмәт хакы белән бәяләнә торган профессияләргә, традицион рәвештә, топ-менеджмент, сәүдә өлкәсе, ИТ-тармак, төзелеш һәм җитештерү өлкәләре керә.

Мисал өчен, топ-менеджерлар Татарстанда уртача 80 мең сум хезмәт хакы алырга мөмкин. Әлеге һөнәрдә бер вакантлы урынга 9 кеше дәгъва кыла.

Төзүчеләр өчен уртача хезмәт хакы 50 мең сумны тәшкил итә.

Сәүдә өлкәсендә эш бирүчеләр 25 мең сумнан башланган хезмәт хакы тәкъдим итә. Бу өлкәдә хезмәт хакына чикләүләр юк диярлек. Әйтик, күчемсез милек сату менеджерларының 400 мең сумга кадәр хезмәт хакы алу мөмкинлеге бар.

Хезмәт базарында ИТ-белгечләргә булган ихтыяҗ да кимеми. Бүген бер урынга 2 резюме туры килә, - диде белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100