Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда әбиләр чуагы тагын кайчан була?

Татарстанда сентябрь ае гадәттәгедән 3–4 градуска җылы булачак. 

news_top_970_100
Татарстанда әбиләр чуагы тагын кайчан була?

Октябрь башында Татарстанга әбиләр чуагының өченче дулкыны килергә мөмкин. Республика антициклон йогынтысында калса, температура күтәрелү көтелә. Бу хакта КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенецев сүзләренә сылтама белән, "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итте.

Әбиләр чуагының икенче дулкыны республикада узган ялларда булды. Татарстанда һава торышы төньяк-көнбатыштан килгән циклон нәтиҗәсендә үзгәрде. Алдагы көннәрдә фронт узу көтелә, шул сәбәпле тәүлек эчендә айлык норманың чиреге — 9–10 мм явым-төшем көтелә, дигән галим.

Татарстан циклонның тышкы ягында калгач, һава температурасы төшәчәк. Көндез термометр баганалары 10 градустан да югары күтәрелмәячәк. Россия Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 1 октябрьгә төнлә температура бер градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Һава температурасы уртача көнлек нормага җитте, ә атна ахырына аннан бераз түбән төшәргә мөмкин. Гомумән алганда, Татарстанда сентябрь ае гадәттәгедән 3–4 градуска җылы булачак.

Юрий Переведенцев сүзләренчә, быелгы август һәм сентябрь метеокүзәтүләр тарихына иң җылылары булып кереп калачак.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100