Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстанда бала тудыру йортларының вакытлыча ябылу графигы билгеле

Республикадагы бала тудыру йортлары чиратлап, берничә атнага ябылып торачак.

news_top_970_100
Татарстанда бала тудыру йортларының вакытлыча ябылу графигы билгеле

2019 елда Казанда 4 бала тудыру йортында һәм шәһәрнең дәвалау оешмаларының 3 акушерлык бүлегендә планлы дезинфекция үткәреләчәк. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казандагы бала тудыру йортлары чиратлап ябылачак. 

11 февральдән 24 февральгә кадәр, шулай ук 5 августтан 25 августка кадәр 16нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең бала тудыру йорты ябылачак (Гагарин ур., 54). 

23 марттан 9 апрельгә кадәр һәм 16 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр медицина университеты клиникасының бала тудыру йорты (Толстой ур., 4) эшләмәячәк.

 29 апрельдән 19 майга кадәр, шулай ук 21 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр дезинфекция 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең бала табу йортында (Маршал Чуйков ур., 56) планлаштырылган.

Дезинфекция шулай ук шәһәрнең дәвалау оешмаларының акушерлык бүлекләрендә дә узачак. 

11 июльдән 31 июльгә кадәр һәм 11 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр КФУ медицина-санитария бүлегендә (Медсанчасть) акушерлык бүлеге ябык булачак (Большая Красная ур., 51). 

20 майдан 9 июньгә кадәр Республика клиник хастаханәсенең (РКБ) акушерлык физиология корпусы эшләмәячәк (Оренбург тракты, 138), ә 26 августтан 15 сентябрьгә кадәр дезинфекциягә РКБ акушерлык обсерватория корпусы ябылачак (Оренбург тракты, 138). 

Татарстан районнарында да бала тудыру йортлары ябылып торачак. 

Әгерҗедә  29.04.2019 башлап 13.05.2019 кадәр; Азнакайда 01.07.2019 башлап 12.07.2019 кадәр; Аксубайда 01.07. 2019 башлап 14.07.2019 кадәр;  Актанышта 17.06.2019 башлап 30.06.2019 кадәр; Алексеевскида 07.09.2018 башлап 21.09.2018 кадәр; Әлкидә 15.07.2019 башлап 30.07.2019 кадәр; Арчада 01.03.2019 башлап 14.03.2019 кадәр; Әтнәдә 01.07.2019 башлап 15.07.2019 кадәр; Баулыда 05.08.2019 башлап 25.08.2019 кадәр; Балтачта 
19.08.2019 башлап 02.09.2019 кадәр; Бөгелмәдә 20.05.2019 башлап 02.06.2019 кадәр; Буада 02.12.2019 башлап 15.12.2019 кадәр; Биектауда 02.09.2019 башлап 16.09.2019 кадәр; Чүпрәледә 09.09.2019 башлап 15.09.2019 кадәр; Алабугада 13.05.2019 башлап 30.05.2019 кадәр; Зәйдә 11.03.2019 башлап 31.03.2019 кадәр; Яшел Үзәндә 01.09.2019 башлап 15.09.2019 кадәр; Кукмарада 19.08.2019 башлап 31.08.2019 кадәр; Лаешта 20.05.2019 башлап 27.05.2019 кадәр; Лениногорскида 12.08.2019 башлап 25.08.2019 кадәр; Мамадышта 15.07.2019 башлап 28.07.2019 кадәр; Нурлатта 10.08.2019 башлап 20.08.2019 кадәр; Сарманда 03.06.2019 башлап 16.06.2019 кадәр; Тәтештә 14.10.2019 башлап 28.10.2019 кадәр; Теләчедә 01.04.2019 башлап 10.04.2019 кадәр; Чистайда 01.04.2019 башлап 14.04.2019 кадәр; Ютазыда 01.07.2019 башлап 07.07.2019 кадәр; Әлмәт Бала табу йорты 06.05.2019 башлап 19.05.2019 кадәр эшләми.

Яр Чаллыдагы Кама балалар медицина үзәге 11.03.2019 башлап 24.03.2019 кадәр блок А; 25.03.2019 башлап 08.04.2019 кадәр блок Б;  Яр Чаллының 2 нче шәһәр хастаханәсе 08.04.2019 башлап 22.04.2019 кадәр; Түбән Кама Бала табу йорты 03.06.2019 башлап 16.06.2019 кадәр авырлы хатыннарны кабул итми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100