Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан трассаларында тоталь тикшерү системасы эшли башлады: камера булмаган урыннарда да тизлекне арттырырга ярамый - штраф салыначак

Татарстандагы федераль трассаларда тоталь контроль системасы камералары эшли башлады. 

news_top_970_100
Татарстан трассаларында тоталь тикшерү системасы эшли башлады: камера булмаган урыннарда да тизлекне арттырырга ярамый - штраф салыначак

Татарстанда М7 «Волга» һәм Казан-Ульяновск, Казан-Оренбург трассаларында тоталь видеокүзәтү системасы эшли башлады. Әлеге видеотеркәү камералары һәр машинаның уртача тизлеген исәпләп торачак.

«Бүгенге көннән башлап М7 трассасында видеотеркәү системаларының эше активлаштырылды. Алар трассадагы уртача хәрәкәт тизлеген исәпләячәк», — дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның баш Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов.

ТР ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, яңа видеотеркәү системалары М7 трассасында, Казан-Ульяновск һәм Казан-Оренбург трассаларында тизлек режимын контрольдә тотачак.

Яңа система машинаның билгеле бер мизгелдәге тизлеген терки. Шулай ук ике камера арасындагы юлда барган уртача тизлекне дә билгели

Димәк, тизлекне камерага якынлашкач киметеп кенә, штрафтан котылып булмаячак. Камера булмаган урында зур тизлек белән барсаң, сине алдыңдагы һәм артыңдагы ике камера барыбер "тотачак" һәм уртача тизлегеңне исәпләп бирәчәк.

Яңа система автомобильнең уртача тизлеген берничә камерадан алынган мәгълүмат буенча исәпли. Видеотеркәгечләр бер-берсе белән үзара тоташкан.

Хәзерге вакытта гамәлдә булган юл йөрү кагыйдәләре буенча, тизлекне чикләнгән зурлыктан арттырган өчен штрафлар түбәндәгечә билгеләнә:

Машина тизлеге юлда билгеләнгән тизлектән 20 км/сәг кә арткан очракта, штраф түләнми, 21 км/сәг булса, 500 сум штраф языла. Тизлек тиешле зурлыктан 40 км/сәг кә артса, 500 сум;  60 км/сәг кә артса, 1000 сумнан 1500 сумга кадәр; 80 км/сәг кә артса, 2000 сумнан 2500 сумга кадәр штраф, яки 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү; чикләү режимын 81 км/сәг тән югарырак арттырсаң, 5000 сум штраф, яки 1 елга машина йөртү хокукынанан мәхрүм ителү яный.

Димәк, Татарстан трассаларында видеотеркәүнең яңа системасы буенча, штрафлар "эләктерү" ихтималы да шактый арта. 

Юл йөрү кагыйдәләрен үтәп, тизлекне артырмыйча йөрү - иң шәп ысул! Сәламәтлеккә дә зыяны юк, акча да янга кала!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100