Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан тормыш сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында ничәнче урында?

Татарстан тормыш сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында ничәнче урында?

news_top_970_100
Татарстан тормыш сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында ничәнче урында?
Мәскәү һәм Санкт-Петербурга узган елдагы кебек үк  арасында тормыш сыйфаты буенча Россия төбәкләре рейтингында алдынгы урыннарда. Бу хакта "РИА Рейтинг" агентлыгы уздырган тикшерү нәтиҗәләренә сылтама белән rbc.ru басмасы хәбәр итә. 

Тикшерүләр ачык чыганакларның (Росстат, Минфин, ЦБ һәм башкалар) мәгълүматына нигезләнеп эшләнә. Алар төбәктәге тормыш шартларының һәм социаль өлкәдәге вазгыятьнең 70 күрсәткечен үз эченә ала. Узган ел белән чагыштырганда рейтингта үзгәрешләр юк диярлек. Лидерлар һәм иң соңгы урыннардагы төбәкләр шул ук калган. Бары тик исемлекнең уратсында гына кайбер үзгәрешләр бар. 

Узган елдагы кебек үк беренче позицияләрдә Мәскәү, Санкт-Петербург һзм Мәскәү өлкәсе. "РИА Рейтинг" белгечләре билгеләгәнчә, әлеге төбәкләрне инфраструктура, икътисад, социаль өлкә үсеше һәм "алга таба үсүнең югары потенциалына" ия булу сәбәпле, рейтингның лидерлар рәтенә ныклап урнашкан. Алардан соң исемлектә Татарстан, Белгород өлкәсе, Краснорад крае, Воронеж өлкәсе, Югра, Липецк һәм Калининград өлкәләре килә. Рейтингның беренче унлыгына төбәкләрнең тулай продукты суммасының яртысы һәм илнең сәүдә әйләнешенең 40 %ы туры килә. 

Рейтингның азагында, узган елдагы кебек үк Кабардино-Балкария, Бурятия, Еврей автоном өлкәсе, Курган өлкәсе, Алтай, Калмыкия, Ингушетия, Забайкалье, Крачай-Черкесия. Иң соңгы урында Тува. 

Рейтингта үз урыннарын Магадан, Амур, Мурманск, Оренбург өлкәләре, шулай ук Төньяк Осетия - Алания һәм Сахалин яхшырткан. Тамбов өлкәсе, Алтай крае, Красноярск каре Удмуртия һәм Чувашия республикаларының күрсәткечләре түбән төшкән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100