Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татарча диктант" акциясендә ничек катнашырга?

27 октябрь көнне "Татарча диктант" язарга теләүчеләр өчен кулланма тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
"Татарча диктант" акциясендә ничек катнашырга?
“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. Аны КФУ, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы бергәләшеп оештыра. 

Татарча диктантны Татарстанның һәр шәһәрендә һәм районында, Россиянең татарлар күпләп яшәгән шәһәрләрендә, чит илләрдә язарга була. Диктантны шулай ук онлайн режимда үзегез теләгән урында язарга мөмкин.

Татарча диктант яздыру урынын табар өчен, сезгә диктантның рәсми сайтына кереп, "География" бүлегендә үзегезгә иң уңайлы пунктны билгеләргә кирәк. Шунда ук диктантның башлану вакыты да язылган.

Онлайн режимда язарга теләүчеләр 27 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтына керергә тиеш. Аның адресы: https://tatar-inform.tatar/






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100