Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Татар халкын рәнҗетергә теләмәдек”. Перьмдә дуңгыз сурәте төшерелгән "татар сарделькасы" җитештерелә башлаган

“Кунгурский” җаваплылыгы чикләнгән ит комбинаты “Татарские” исеме белән дуңгыз рәсеме төшерелгән продукцияне сатуга  чыгарган. Бу күренештә иң гаҗәбе шул – җитештерүчеләр үзләрен гаепле санамый. 

news_top_970_100
“Татар халкын рәнҗетергә теләмәдек”. Перьмдә дуңгыз сурәте төшерелгән "татар сарделькасы" җитештерелә башлаган
Дуңгыз рәсеме төшерелгән сарделька хакында үзенең Фейсбук социаль челтәрендә Азат Сәйфетдин хәбәр итте. Ул төшереп алган фотода яхшы күренә: продукциянең тышына “Хәләл” тамгасы куелмаган һәм сардельканың составында дуңгыз ите дә бар. 

Җитештерүчеләрнең товарны "Татарларныкы" исеме белән чыгаруы гаҗәпкә калдыра. Ни көләргә, ни еларга белмәссең. Ни генә дисәк тә, шәригать кануннары буенча дуңгыз ите харамнардан санала. Коръән-Кәримнең 119нчы аятендә мөселманнарга ашарга ярамаган итләр турында ачык итеп әйтелгән. Болар: дуңгыз ите, бугаз каны чыкмаган, үлгән хайван ите һәм Аллаһы исеменнән бугазланмаган башка хайваннар ите. 

"Агрохолдингта эшләгән пиар белгечләре белемсез һәм надан"

Вак кына хәрефләр белән язылган составка артык игътибар да итеп тормыйбыз. Этикеткадагы рәсемне, кулланылыш вакытын карау турында әйткән дә юк инде – карамыйбыз. Тик уяулыкны югалтырга ярамый. Аеруча, бүгенге базар шартларында “хәләл” һәм “татар” сүзләре билгеле бер брендка әйләнгән вакытта. Кайбер җитештерүчеләр мөселманнар өчен ислам дине рөхсәт иткән продукция эшләп чыгарырга тырышса, кемнәрдер, брендны кулланып, табыш алырга гына омтыла…

- Дуңгыз рәсеме төшерелгән сардельканы “Карусель” гипермаркетында күрдем. Аның тышына “хәләл” тамгасы куелмаган. Тик иң башта зур итеп язылган "Татарские" сүзенә игътибар иттем. Әһә, минәйтәм, булдырганнар. "Татарларныкы” дип язылган, димәк, үзебезнеке. Кулыма алып, якыннан карый башлагач кына дуңгыз рәсеме төшерелгән булуын күрдем. Составы бик вак итеп язылган, аны укый алмадым.

Минем уйлавымча, бу зур агрохолдингта эшләгән пиар белгечләре белемсез һәм надан. Продукцияләрен татарларга сатмакчы булалар, ә үзләре безнең милләт турында бернәрсә дә белми. Шуңа күрә җитештерүче оешманың бу ахмак адымын башкаларга да күрсәтергә теләдем, - дип сөйләде Азат Сәйфетдин.

Аның әлеге язмасы Фейсбук челтәрендә каршылыклы фикерләр дә уяткан. Язганнары белән килешүчеләр дә, килешмәүчеләр дә бар.




  • “Кунгурский” җаваплылыгы чикләнгән ит комбинаты Пермь крае Кунгур шәһәрендә урнашкан. Ул Урал төбәгендә шактый эре оешмалардан санала.

"Исем, исем инде ул"

Товарда күрсәтелгән номер буенча “Кунгурский” җаваплылыгы чикләнгән ит комбинатына шалтыраттык. Сыйфат буенча әйдәп баручы белгеч Наталья Беляева бу мәсьәләнең зур проблема булуын танырга теләмәде. Әлеге исемне кем уйлап тапкан, кем рөхсәт биргән – төгәл җавап бирүче булмады. Ләкин белгеч өзми дә куймый: товарның яхшы булуын тәкърарлады.

- Кем хаклы, кем хаксыз – әйтә алмыйм. Бу очракта бернинди дә җитди мәсьәлә күрмим. Хәзер кибет киштәләрендә нинди исемле генә товарлар юк. Исем - исем инде ул! Менә хәзер алган продукциянең исеме ошамаган саен, әйтә башласалар, сез гел-гел монда шалтыратып торырсызмы? – диде ул.

- “Татарские” сарделькасының исеме - уйлап чыгарылган, фантазияле исем. Ул "хәләл” продукциягә туры килү-килмәү билгесе түгел. Өстәвенә, аның составында дуңгыз ите күрсәтелгән, без берни дә яшермибез. Товар сыйфатлы, барлык таләпләргә дә туры килә. Комбинат ел саен Урал һәм Көнбатыш Себернең 400 иң эре предприятиесе һәм Пермь краеның иң эре 100 предприятиесенең алдынгылар рейтингына керә. Традицияләргә тугрылык, продукция җитештерү һәрвакыт югары сыйфатлы, югары технологияләр куллану предприятиегә Пермь крае базарында алдынгы урыннарны саклап калырга мөмкинлек бирә, - дип акланды белгеч.

"Бу адымыбыз белән татар халкын рәнҗетергә теләмәдек"

- Дуңгыз ите – хәрам. Мөселманнарга дуңгыз итен ашау Коръән тарафыннан тыелганын беләсезме? – дип сорадык Наталья Беляевадан.

- Әйе, беләм. Без бу адымыбыз белән татар халкын рәнҗетергә теләмәдек. Безнең предприятие һәр сатып алучының фикерен һәм теләкләрен исәпкә ала, шуңа күрә сезнең мөрәҗәгатьне маркетинг идарәсенә һәм предприятие җитәкчесенә ирештерермен, - дип ышандырды ул.

"Дуңгыз рәсеме кую дөрес гамәл түгел"

Әлеге мәсьәләгә дини яктан бәя бирү өчен “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга да мөрәҗәгать иттек.



- Татар – ул мөселман дигән сүзне аңлата. “Татар” сүзе янына дуңгыз рәсеме кую дөрес гамәл түгел. Дуңгыз - нәҗес хайван, пычрактан да түбән дәрәҗәдә санала, бәвел, тизәк хөкемендә. Аллаһы Тәгалә дуңгызны шулай сыйфатлый. Шулай ук Гайсә пәйгамбәр сәхәбәләре белән дуңгыз яныннан узып барганда: “Бу хайванны ашамагыз, ул бик түбән әхлакка ия һәм бик пычрак”, – ди. Иң әхлаксыз, иң тәрбиясез хайван – дуңгыз. Аннан ерак торырга кирәк. Шуның хакта онытырга ярамый: кеше нәрсә ашаса, ул шуңа охшый башлый, - диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100