Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Табиб кисәтүе: бу атнада көннәр җылытса, йөрәккә авырлык килергә мөмкин

Табиб кисәтүе: бу атнада көннәр җылытса, йөрәккә авырлык килергә мөмкин

news_top_970_100
Табиб кисәтүе: бу атнада көннәр җылытса, йөрәккә авырлык килергә мөмкин
Синоптиклар ноябрьдә көннәр тагын җылыта дигән хәбәр таратты. Әмма, табиб-терапевт Виктор Лившин сүзләренчә, һава торышы үзгәрүе сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин. Бу хакта ул "Вечерняя Москва" газетасына хәбәр иткән.

"Һава торышы үзгәрү атмосфера басымы үзгәрүгә китерә, бу исә кеше организмына тәэсир итә. Иң элек кан тамырларының реакциясе үзгәрә, кан әйләнеше, артериаль кат басымы башка режимга күчә, чөнки организм эчендәге сыекчалар яңа тәртип ала. Бу очракта кеше үзен начар хис итә башлый", - дигән табиб.

Лившин фикеренчә, атмосфера басымы үзгәрү аркасында баш авыртырга, күкрәк читлеге кысылырга, аякта авырлык барлыкка килергә һәм хәл китәргә мөмкин. Табиб риск төркемендә олылар һәм хроник авырулы кешеләр булуын әйткән. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100