Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төзелеш материалларын кайчан сатып алырга кирәк?

Сорауга балта остасы Алмаз Әхмәтханов җавап бирде.

news_top_970_100
Төзелеш материалларын кайчан сатып алырга кирәк?
Тәтеш районыннан Гөлия Миңнуллина:

- Төзелеш материалларын кайчан сатып алырга кирәк? Бер танышым җәй көне алар кыйммәт йөри, җитештерүчеләр ике тапкырга арттырып саталар, - дип әйтте.

- Материалларны төзелеш алдыннан ук, төзи башлаганда да алып куючылар бар. Җәйге вакытта материалларга бәяләр кыйммәтләнә, чөнки төзелеш чоры башлана. Кыш айларында төзелеш материалларын 10 процентка арзанрак сатып алырга була. Ләкин кыш көне алган очракта җилләтү урыны булдырырга кирәк, аларны бер-берсе өстенә өеп куеп кына эш тәмамланмый. Кыш көне карда алар дымлана һәм эчләре каралана. Мәсәлән, бер очрак булды. Берәүләр кыштан калган борысларын алып килде. Әйбәт итеп өйгәннәр, араларын 50 смга 50 см калдырганнар һәм вентиляция яхшы булган урынга урнаштырганнар. Ләкин борысларның барысы да кап-кара иде. Булдыра алганча чистарттылар, ләкин ул яңа алган кебек түгел иде инде. Агачлар да кешеләр кебек: туа, үсә, сулый, аларның да “җаны” бар. Кыш көне киселгән агач яхшы, чөнки алар “йоклый” һәм бу вакытта аларда дым аз була. Җәй көне аларда дым күп була, ә аны киптерү өчен бик озак вакыт кирәк. Кыш көне киселгән агач ярылып китәргә мөмкин. Кыш айларында продукциягә ихтыяҗ югары булмау сәбәпле, складларда ассортимент зур. Сез бер ноктада кирәкле барлык әйберләрне сайлап ала аласыз. Ләкин төзелеш материалларын җәй көне алырга киңәш итәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100