Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төзелеш өчен сыйфатлы агач материалларын ничек сайларга?

Материалларның сыйфатлысын сайлап алыр өчен кибеткә төзелеш эшләрен башкаручы кеше белән бергә барырга кирәк, ди балта остасы.

news_top_970_100
Төзелеш өчен сыйфатлы агач материалларын ничек сайларга?
- Агач йорт төзегән очракта сыйфатлы вагонка, борыс, такталарны ничек сайлап алырга? (Фәннүр, Әтнә).

Сорауга балта остасы, сигез елдан артык халыкка өйләр салучы Алмаз Әхмәтханов җавап бирә.


- Материалларның сыйфатлысын сайлап алыр өчен кибеткә төзелеш эшләрен башкаручы оста белән бергә барырга кирәк. Хәзерге заманда төзелеш базарында сайлап алу мөмкинлеге бик зур, нинди генә материаллар юк. Аларны зур кибетләрдән сатып алу уңайлырак. 

Сатып алучыларга бер киңәш бирәсем килә: нинди генә төзелеш эше башкарырга планлаштырсагыз да, материалларның беренче сортлысын сорап алыгыз. Кибетләр: “Сезгә ниндие кирәк”, - дип сорыйлар, чөнки өч сорт бар. Алар бер-берсеннән шактый аерыла, шуңа күрә игътибар белән сайлагыз. 

Татарда "юрганыңа карап аягыңны суз" дигән әйтем бар. Күп очракта төзелеш материалларын матди мөмкинлекләрдән чыгып сатып алабыз һәм икенче сортлы товарларны сайлыйбыз. Бу зур ялгышлык, чөнки икенче сортта кайрылар кала. Беренче сортта андый кайрылар күзәтелми, аларны алып бетергән булалар. Кайрыга агач кортлары тиз ияләшә һәм шунда үрчи башлыйлар, ә алардан тиз генә котылырга мөмкин түгел. Беренче сортның бәяләре икенчегә караганда кыйммәт, ләкин аларның сыйфаты яхшы. Аннан соң, агачларда ботаклар бик күп була. Вагонкада алар юк, ләкин сайлаганда барыбер игътибарлы булыгыз. Күп тапкыр алданган кешеләр бар. Намуссыз җитештерүчеләр тышка яхшыларын, ә эчкә сыйфатсызны тутырып җибәрергә мөмкин. 

Борысның да беренче сортлысын сатып алырга кирәк. Агачның боҗрасы борысның үзәгендә булырга тиеш. Хәзер такта яру өчен остаханәләр бик күп, араларында төрлесе бар. Кайберләре бер борыс чыгарасы урынга икене алырга тырышалар. Өйне 100гә 150 борыс белән күтәрәләр, мин 200гә 200 дән эшләтергә киңәш итәм.  Күтәргәндә борыс ярылмасын өчен һәрвакытта да борысның аскы ягын ярты сантиметр кисеп чыгарга кирәк, без аны “паз” дип атыйбыз. Эшләр төгәлләнгәч, өйнең геометрик торышы бераз гына үзгәрергә мөмкин, шул вакытта агач ярылып китмәсен өчен бик зур файда. 

Тагын шунысы мөһим: агач корыган булырга тиеш түгел. Корыган - ул кипкән агач түгел, ә тамырдан корыган агачлар. Без аны “сухостой” дип атыйбыз, аларның тамырын кортлар корыткан. Андый агачларны тотып карап аерырга мөмкин, алар эчкә батып тора.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100