Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түтәлдәге суган өлгергәнме икәнен ничек белергә?

Түтәлдәге суган өлгергәнме икәнен ничек белергә?

news_top_970_100
Түтәлдәге суган өлгергәнме икәнен ничек белергә?
Суган өлгергән икәнен билгеләү, уңыш җыю өчен берничә киңәш "Челнинские известия" сайтында чыкты. 

  • Беренче билге - суган кыяклары саргая, җиргә ава. Быел җәй салкын һәм дымлы булды, шуңа күрә бу билгене озак көтәсе булыр.
  • Икенче билге - суган башы белән кыяк тоташкан урындагы муентык корый башлау.
  • Өченче билге - суган башының җирдән чыгып торган өлешендә кабыгы саргая, куба башлый.
Суганны кайчан түтәлдән аласын билгеләү өчен иң яхшы ысул - хисап. Суганны утырткач, 70-80 көн узса, уңыш җыярга вакыт дигән сүз.

Уңыш җыяр чак җитсә дә, кайвакыт суган кыяклары җиргә аумый. Җәй дымлы булса, гадәттә кыяклар аумый.

Әгәр суган кабыгы саргаймайса, суган өлгерүне тизләтергә була. Моның өчен суганның тамырларын кискәләргә кирәк. Уңыш җыярга 10-15 көн кала очлы көрәк ярдәмендә суган тамырларын чабып чыгарга киңәш ителә. Суган башлары туклану кисәк кенә кими, ул тизрәк өлгерә.

Кайчакта суган башлары тирәсендәге туфракны ачып җибәрү дә җитә.

Суган уңышын коры көнне җыю хәерле. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100