Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түрәләргә бүләк кабул итәргә ярыймы?

Түрәләргә бүләк кабул итәргә ярыймы?

news_top_970_100
Түрәләргә бүләк кабул итәргә ярыймы?
Россия Федерациясенең хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан дәүләт хезмәткәрләренә бүләк бирү һәм кабул итүнең тыелганлыгы турында искәртте. 

Коррупциягә каршы хокукый документлар һәм РФ Гражданлык кодексы нигезендә, дәүләти һәм муниципаль вазифада булучылар, дәүләти һәм муниципаль хезмәткәр саналучылар, аерым оешмаларда эшләүчеләргә бүләкләр бирү тыела. Протокол чаралары, хезмәт белән бәйле командировкалар һәм башка рәсми чаралар искәрмә булып тора. 

Вазифаи затларның бүләк кабул итүе РФ законнарын бозу санала. Закон нигезендә моның өчен, ышаныч бетү сәбәпле, эштән азат итәргә мөмкиннәр, ә бүләк ришвәт алуга тиңләшкән очракларда җинаять җаваплылыгына тарту да каралган, диелә министрлык хәбәрендә. 

"Теге яки бу хезмәтләрне бушлай кабул итүдән, эш нәтиҗәләрен кабул итүдән, шулай ук милек кабул итүдән тыелырга кирәк, чөнки вазифаи затка материаль файданы исәптә тоткан теләсә нинди бүләк алу тыелган", - дип белгеләп үтә министрлык. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100