Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түрәләр бер айга күпме хезмәт хакы ала?

Хөкүмәт аппараты хезмәткәрләре былтыр аена уртача 240,3 мең сум хезмәт хакы алган.

news_top_970_100
Түрәләр бер айга күпме хезмәт хакы ала?

Росстат 2018 елда илдә түрәләр саны һәм аларның хезмәт хакы турында мәгълүмат чыгарды. Бу белешмә оешманың рәсми сайтында урнаштырылган, дип яза РИА Новости агентлыгы.

Былтыр федераль дәүләт органнарында эшләүче граждан хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәте хакы 126,6 мең сум булган. Бу сан 2017 елгы күрсәткечтән 5,4 процентка артык. Узган ел азагында илдә чама белән 38 мең федераль хезмәткәр эшләгән.

Иң зур хезмәт хакын Хөкүмәт аппараты хезмәткәрләре ала. Былтыр аларның уртача хезмәт хакы аена 240,3 мең сум булган. Дәүләт Думасында эшләүчеләр аена — 158,9 мең сум, Федерация Советындагылар 186,4 мең сум хезмәт хакы алып эшләгән. 

Министрлыклар һәм ведомстволар арасында иң күп хезмәт хакы алучылар Федераль казначействода эшли. Алар аена 159 мең сум чамасы акча ала. Тышкы эшләр министрлыгында эшләүчеләр 151,1 мең сум, Федераль салым хезмәтендәгеләр 144,8 мең сум уртача айлык хезмәт хакына эшли.

Росстат мәгълүматларына күзәтчелек органнары һәм көч ведомстволарында эшләүчеләрнең хезмәт хакы турында белешмә кермәгән.

49 федераль министрлыкта, хезмәтләрдә һәм агентлыкларда эшләүче граждан хезмәткәрләрнең айлык уртача хезмәт хакы Мәскәүдәге уртача хезмәт хакыннан кимрәк булуы әйтелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100