Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төнлә "ночник" куеп йоклау зыянлымы?

Төнлә "ночник" куеп йоклау зыянлымы?

news_top_970_100
Төнлә "ночник" куеп йоклау зыянлымы?
Япониянең Нара медицина университеты галимнәре ут яндырып йоклауның бик зыянлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын ачыклаган. Бу зыян ут пыскып кына янган очракта да барлыкка килергә мөмкин икән.

Галимнәр 989 кешенең реакцисен өч ел дәвамында өйрәнгәннәр. Эксперимент вакытында йоклаган кешеләр янына янып торган лампа бастырганнар, аннан төшкән яктылыкны түшәмгә борып куйганнар. Белгечләр фикеренчә, ут астында йоклаган кешеләрдә атеросклероз авыруы барлыкка килеп, зур тизлек белән үсә башлаган.

Йомылган күз аша үтеп кергән ут "төн гормоны" дип аталган мелатонин дәрәҗәсен киметә икән. Нәтиҗәдә организмның барлык системалары эшчәнлегенә зыян килә, бу инсульт һәм инфарктка китерергә мөмкин икән. Шуңа да төнге "ночник" ише әйберләрне кулланмаска кирәк, дип киңәш итә галимнәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100