Төнге сменада эшләгән кешеләргә симерү куркынычы яный

27 сентябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: pixabay.com
Төнге сменада эшләгән кешеләргә симерү куркынычы яный, дип яза "Здоровье" журналы.

Төнге каравылда торган кешенең авырлыгы артуын "йоклап тик ята, шуңа симерә" дип гаепләп аңлатучылар да бар. Ә чынлыкта бу кешенең яшәү ритмнары үзгәрүгә бәйле.

Кеше организмы тәүлек вакытына бәйле. Һәм бу яктылык булу-булмауга карамый. Кеше организмындагы барлык күзәнәкләр дә яктылыкны кабул итми, шул сәбәпле, тышта яктымы-юкмы икәнен белә алмый. Сигналны аларга баш мие җибәреп тора. 

Көндезге "дөрес" яктылык булмаганда, баш мие җибәргән сигналлар аркасында күзәнәкләр дөрес ритмда эшләмәскә мөмкин. Биологик ритм бозулуны эчәклектәге ILC3 иммун күзәнәкләр начар кичерә. Алар инфекцияләргә каршы көрәшә һәм майларны эшкәртә. Биологик сәгатьләр бозылганда аларның саны кими. Бу эчәклекнең ялкынсынуына, көчсезләнүенә һәм артык майлар җыелуына китерә.

  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла