Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәгәрмәчтән ничек чәчәк савыты ясарга?

Бакчада кайнашыр чак җитә. Яшелчә, җиләк-җимештән тыш, чәчәкләр үстереп тә хозурланасы килә. Хәзер капка төпләрен дә машина шиннарыннан савытлар ясап, аңа чәчәкләр утыртып бизәү модага керде.

news_top_970_100
Тәгәрмәчтән ничек чәчәк савыты ясарга?

Теләченең Мирная урамында яшәүче Рәмис Галимҗановка да чәчәк савыты сорап еш мөрәҗәгать итәләр. Машина тәгәрмәчләреннән бик матур чәчәк савытлары, кошлар ясый ул.

– Зур техника тәгәрмәчләрен кисәргә авыр, аларны кулланырга киңәш итмәс идем. 13, 14, 15нче радиуслы тәгәрмәчләр уңайлырак, кисәргә дә җайлы, матур, җыйнак та килеп чыга. Түгәрәк чәчәк клумбаларын ясау җиңелрәк. Пычак белән кисеп, әйләндереп, тәпиләр беркетеп кенә куясы, эше озакка сузылмый. Аккошларны ясау бераз катлаулы, тәгәрмәчне болгарка белән кисәргә кирәк. Аннан соң тәпиләрен, башына күзләр ясап, бераз рәссам осталыгын да эшкә җигәсең. Бик тырышсаң аккошларны көн буена дүртне ясап чыгарга була. Буяу өчен акрил эмульсионка һәм колер кулланыла, – дип киңәш итә Рәмис Галимҗанов.

Рәмис тәгәрмәчләрне алдан, кыш көне үк, таныш-белешләреннән җыеп куя. Аның ясаган чәчәк савытлары Теләчедәге күп кенә капка төпләрен, балалар бакчаларындагы чәчәклекләрне бизи. Сез дә, бик тырышсагыз, шундый матур чәчәк савытлары ясый аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100