Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыйфатлы ит алыр өчен, бозауны яшьтән ничек ашатасы?

Сорауга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Александр Козлов җавап бирә.

news_top_970_100
Сыйфатлы ит алыр өчен, бозауны яшьтән ничек ашатасы?

Беренче чиратта, бозауның нәселен карарга кирәк. Ит өчен үстерелсә, сыердан күп сөт алу күздә тотылмый, шуңа күрә сыердан соңрак та аерырга була. Бозауның организмы ныгый, ите дә күп булачак. Авыл җирлегендә халык бозауны әнисе белән мөмкин кадәр озаграк тотарга тырыша, ләкин барыбер чагыштырмача иртә аерыла. Сыердан аерылган бозауга сөт һәм әчегән сөт, һичшиксез, бирелергә тиеш. Терлек азыгы аксым, витаминнар һәм минераллар белән баетылган булырга тиеш.

 1-2 айлык вакытта бозау сөт продуктлары гына ала. Әкренләп әз генә печән, ярымкиптерелгән чирәм, вакланган ашлык яки гранулалы катнаш азык өстәлә. Мондый меню үгезләрнең тиз үсешенә китерә. Өч айдан ярты елы тулганчы ашлык, катнаш азык, печән, чиста яшелчәләр ашаталар. 7-9 айда җәен үлән яки печән, кышын силос яки сенаж бирәләр. Суйганчы өч ай кала менюдагы продуктларны әкренләп арттырабыз. Бу тиз симерүгә китерәчәк.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100