Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыйфатлы эремчекне ничек сайларга?

Кибеттә һәм базарда сыйфатлы эремчек сайлау кагыйдәләре.

news_top_970_100
Сыйфатлы эремчекне ничек сайларга?

Майлылыгы

Тулысынча майсызландырылган эремчектә файдалы матдәләр юк дәрәҗәсендә дяирлек.

Гадәттә, майсыз эремчек дигән язу астында, 1,8% процент майлылык күздә тотыла. Бу иң оптималь өлеш. Ә майсыз эремчек камыр ризыклары пешерү өчен яхшы, чөнки ул камырдагы йомырка белән катнаша. (ягъни, май белән).


Натураль булуы, сыйфаты

Кирәкле майлылыктагы эремчекне сайлагач, аның составын өйрәнергә кирәк. Анда сөт, әчегән сөт бактерияләре оектысы булырга тиеш, шулай ук майсызландырылган коры сөт булу да рөхсәт ителә. Составта консерватлар (мәсәлән, калий сорбаты), куерткычлар һәм катылык бирә торган (хлорлы калий) матдәләр булырга тиеш түгел.

Куллану вакыты

Иң төп кагыйдә. Төргәктә ясалу, куллану вакыты күрсәтелгән булырга тиеш.

Төргәк

Юеш, таушалган төргәкләрне алмагыз. Еш кына суы агып торган эремчек очратырга була. Бу начар күрсәткеч.

Гадәттә, мондый эремчек бары тик кәгазьгә генә төрелгән була. Хәтта бу төргәк тулысынча коп-коры булса да, полиэтилен пакетка салынган эремчекне алыгыз. Мондый эремчек ышанычлырак, чөнки беркетелгән пакетлар эремчеккә чит матдәләр үтеп керүдән саклый.

Ярмалы эремчек еш кына пластик тартмаларда яки беркетелгән пакетларда, ваккуум төргәкләрдә сатыла. Болар да шулай ук куркынычсыз булып санала.

Эремчекне алга таба куллану

Эремчекне нәрсә өчен алганыгызны да исәптә тотарга кирәк.

Мәсәлән, эре ярмалысы пешмәгән килеш куллану, салатлар, икенчел эшкәртү таләп итми торган десертлар өчен кулай.

Паста кебек (вак ярмалы) эремчек камыр ризыклары пешерү өчен, (бигрәк тә запеканкалар өчен), эремчекле паштетлар, ягып ашау һәм сыр әзерләү өчен бик яхшы була.

Йомшак эремчек йогуртка охшаган. Ул камыр ризыклары пешерү өчен дә, десертлар (туңдырма, суфле, парфе), соус һәм тәмләткечләр сыйфатында да кулай.


“Базардагы әбидән” – өй эремчеге

Әлбәттә, базарда өйдә яки кечкенә сөт фермаларында җитештерелгән натураль эремчек белән сату итәләр. Аларның составы күпчелек очракта натураль була. Ләкин базардагы эремчекне дә сайлый белергә кирәк, чөнки аның саклану шартлары чикләнгән. Шул ук вакытта, тапкыр сатучылар да бар, алар продуктның массасын арттыру өчен эремчекне арзанлы май белән бергә бутап та саталар.

Базар эремчеген ничек сайларга?

Беренче билгесе – төс. Ап-ак яки аксыл төс – эремчекнең сыйфатлы булуын аңлата. Ә иске эремчек саргылт төскә кергән була. Сатучының бу сөт өсте, сөт мае һәм продуктның “чын сөттән эшләнгән” диюенә ышанмагыз. Бары тик ак һәм аксыл төстәге эремчек кенә сыйфатлы була.

Икенче билге – тәме. Сез сатучыдан эремчекне кабып карарга сорый аласыз. Тәмендә бераз баллылык булу рөхсәт ителә. Ә әче тәм – бозылган дигәнне аңлата. Димәк, продукт дөрес әзерләнмәгән.

Өченче билге – ис. Яхшы эремчектән җиңелчә генә әчкелтем ис килергә тиеш. Кискен, ачы ис килү рөхсәт ителми. Бу бозылган товар була. Әгәр исе бөтенләй дә юк икән – бу алмаштыручы ингредиентлар кулланып ясалган эремчек продукты.


Дүртенче билге – текстурасы. Дымлы һәм таралып торучан булу – сыйфат билгесе. Ә шома, җиңел сылана торган масса булса, аңа пальма мае кушылган булырга мөмкин. Әгәр эремчек артык сыек, сузылучан, юеш яки, киресенчә, артык коры икән – аны әзерләү технологиясе бозылган.

Бишенче билге – составындагы крахмал. Бу эремчекне алганнан соң, аны тикшереп карауның соңгы ысулы. Эремчеккә йод тамызып карарга була. Тап зәңгәр төскә керсә, составында крахмал бар дигән сүз.

Кагыйдә буларак, өй эремчеге бик майлы. Гадәттә, ул 12% яки 24%лы була. Һәм кибеттә сатылган эремчекләргә караганда күпкә кыйммәт тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100