Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыерларда лейкоз авыруын ничек булдырмый калырга?

Сорауга Татарстанның Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Александр Козлов җавап бирә.

news_top_970_100
Сыерларда лейкоз авыруын ничек булдырмый калырга?

Мөгезле эре терлектә лейкоз – шактый киң таралган йогышлы чир. Ул кеше өчен куркыныч түгел, ләкин терлеккә йокса, авыруның үтә көчле клиник билгеләренә кадәр китереп җиткерергә мөмкин. Лейкоз Татарстанда гына түгел, Россиядә дә киң таралган, бу авыру хуҗалык субъектлары, шәхси хуҗалыклар өчен дә җитди икътисади зыян сала.

Хуҗалыкта лейкозлы сыерлар булмасын өчен, терлекне бу авырту буенча имин төбәкләрдән генә сатып алырга кирәк. Ветеринария хезмәте белән тыгыз хезмәттәшлек кирәк. Һәр районда участок ветеринарлары челтәре бар. Мал табибларына терлекне каян сатып алырга теләгәнне алдан ук әйтергә кирәк. Еш кына кешеләр сыерлар сатып ала, аннары без 30 көн дәвамында карантин уздырырга тиешбез. Карантин нәтиҗәсендә, терлекнең йогышланган булуын ачыклыйбыз. Мондый терлекне тоту шактый проблемалы. Чалуга тапшырырга мәҗбүр итү хокукыбыз юк, ләкин, кагыйдәләр нигезендә, терлек авыртумы, әллә йогышланган гына булуын белү өчен, елга ике тапкыр өстәмә тикшереп тору кирәк. Мондый терлекнемсәламәт терлек белән көтүгә бергә чыгару тыела. Торак пунктларда шәхси секторда лейкозлы терлек булса, катгый изоляция булу зарур. Ә инде йогышланган терлекләр күп булган урыннарда, анда болай аерым тоту авыр, анда инде, киресенчә, авыртуын көтүгә чыгарып, сәламәтен өйдә тоту схемасы куллана. Шулай гына сакланып була. Без мондый йогышлы терлекне тотмаска киңәш итәбез. Иртәме-соңмы, барлык йогышланган терлекләр авыртуга әйләнә. Кагыйдә буларак, иминиятчеләр мондый очракларны иминиятләми, бернинди компенсация каралмаган. Ничек кенә булмасын, ветеринария белгече белән киңәшләшү мөһим.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100