Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суррогат ана булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Сорауга ТР сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече, Татарстанның атказанган табибы Фирая Сабирова җавап бирә.

news_top_970_100
Суррогат ана булыр өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Бүгенге көндә бала таба алмый торган парлар күп очракта суррогат әниләр хезмәтеннән файдалана. Бу процедурада сперма бирүче генетик ир-ат, күкәй күзәнәге алынган хатын-кыз һәм суррогат ана катнаша. Суррогат булырга теләгән хатын-кыз аерым кагыйдәләрне истә тотырга тиеш. Иң беренче чиратта закон тарафыннан эш итәргә кирәк. Гаилә кодексына, федераль законга нигезләнеп. Сәламәт һәм 35 яшькәчә булган хатын-кыз суррогат ана була ала. Ләкин йөклелек чоры туачак балага һәм аңа зыян салмасын өчен тикшеренү узу мөһим. Шуңа күрә психик һәм эмоциональ хәлен дә тикшерәбез. Тагын бер төп кагыйдә: суррогат ананың үз баласы булырга тиеш. Бер мәртәбә дә бала тудырып карамаган хатын-кыз өчен кыен яклары булырга мөмкин. Суррогат ана булырга теләүчеләр кесеров кисеме (кесарево сечение) ясатмаган булырга тиеш.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100