Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әстерхан чикләвегенең 5 файдалы үзлеге

Әстерхан чикләвегенең 5 файдалы үзлеге

news_top_970_100
Әстерхан чикләвегенең 5 файдалы үзлеге
Әстерхан чикләвеге - иң файдалы туклыклы ризыкларның берсе. Күптән түгел испан табиблары һәм сәламәтлек саклау белгечләре әлеге чикләвекне туклану рационына кертүнең биш сәбәбен атады. 

Әстерхан чикләвеге Омега-3 май кислоталарына бик бай. Әлеге майлар депрессия, Альцгеймер авыруы куркынычын бетерә. Гарвард сәламәтлек саклау мәктәбе галимнәре ачыклаганча, атнасына биш тапкыр булса да 30 грамм чикләвек ашаган хатын-кызларда икенче төрдәге диабет булу ихтималы кими.  

Чәчләрегезне сәламәтләндерергә теләсәгез һичшиксез әстерхан чикләвеге ашарга кирәк. Аларды биотин (В7 витамины), цинк, тимер бар. Бу файдалы элементлар чәчләрне ныгыта, аларның коелуын киметә һәм үсешен яхшырта. Тире һәм чәчләр өчен тагын бер яхшы косметик чара - әстерхан чикләвеге мае.

Йөкле вакытта әстерхан чикләвеге ашау яңа туган балаларда азык аллергиясе булу ихтималын киметә. Йөкле хатын-кызлар өчен алар файдалы, май кислоталарына бай диета өчен менә дигән өстәмә булып тора. 

Әстерхан чикләвеге хәтер һәм баш мие эшчәнлеге өчен файдалы. Рационда Омега-3 май кислотасы җитәрлек булмау депрессия китереп чыгарырга, хәтерне начарайтырга һәм акылны зәгыйфьләндерергә мөмкин. Әстерхан чикләвеге моны кисәтә.

Әстерхан чикләвегенең төп өстенлеге - аның составында антиоксидантлар һәм В витаминнары булу. Алар иртә картаю билгеләрен җиңәргә ярдәм итә. Бу чикләвекне даими кулланганда тире шомара, төсе матурлана. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100