Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Смартфонда утыру күзне бетерәме?

Смартфонда утыру күзне бетерәме?

news_top_970_100
Смартфонда утыру күзне бетерәме?
Оптометрия һәм күрү турындагы журнал (Journal of Optometry and Vision Science) язуынча, кеше смартфонны күзенә якынрак тоткан саен, аның күзе күреме шулкадәр тизрәк начарая. 

Смартфонда язган вакытта кеше укыгандагыга караганда экранны 4-6 сантиметрга начаррак тота. Офтальмологлар 1,2,10 кагыйдәсен сакларга куша. Телефоннан 1 фут (30 см), компьютердан 2 фут (60 см), телевизордан 10 фут (3 метр) ераклыкта булырга кирәк.

Күз күреме начар булган 129 кешене тикшереп карагач, аларның бу кагыйдәне сакламавы ачыкланган. 

1997 ел - ягъни смартфоннар кулланылышка керә башлаган вакыт белән чагыштырганда күзләре начар күргән кешеләрнең саны 37 процентка арткан. 

Лондонның "Фокус" клиникасы күз хирургы Дэвид Алламби хәтта "экраннан күз начарлану" термины керткән. 

Ерактан начар күрү, ягъни миопиянең барлыкка килү сәбәпләре берничә: нәселдән килү яки берөзлексез якындагы предметларны карау нәтиҗәсендә күзгә килгән басым. Ә смартфонны кулланганда зыян компьютерга караганда да күбрәк, ди табиб. Чөнки экран күзгә бик якын була. 

Табиб смартфоннардан баш тартырга өндәми, билгели. Әмма ул күз күремен саклап калырга мөмкинлек бирә торган җиде киңәш бирә.

1. Күзегезне ешрак йомыгыз. Күз корыса, күзгә зыян килүе бар.
2. 20/20/20 кагыйдәсе. 
Смартфон караганда 20 минуттан соң күзегезне экраннан читкә алып, 20 секунд ерактагы - кимендә 20 фут (6 метр) булган предметка карагыз.
3. Яктылыкны күзәтегез. 
Караңгы бүлмәдә смартфонда утырырга ярамый. Караңгыда якты экранны карау күзне начарайта.
4. Кеше белән сөйләшкәндә экранга карамагыз. 
Беренчедән, бу матур түгел. Икенчедән, күзегезне сакларга мөмкинлек.
5. Кагыйдәләр.
Үзегез өчен кагыйдәләр булдырыгыз. Мәсәлән, Вконтактега смартфоннан түгел, компьютердан гына керергә. 
6. Шрифтны зурайтыгыз. 
Смартфонда шрифтны зурайткан саен, күзләрегезгә басым асрак була. 
7. Телефонны дөрес тотыгыз. 
Инде әйтеп кителгәнчә, телефонны кимендә 30 см ераклыкта тотыгыз. 

Смартфон экранын күзегезгә якынрак тоткан саен, күз күрүегез дә шулкадәр начаррак булачак.

Күзегезне саклагыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100