Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Симерү яман шеш китереп чыгарамы?

Яман шешнең 4 процент очрагы симерү белән бәйле.

news_top_970_100
Симерү яман шеш китереп чыгарамы?

Яман шеш барлыкка килүнең якынча 4 проценты артык авырлык һәм шул сәбәпле матдәләр алмашы бозылу белән бәйле. Галимнәр ясаган нәтиҗәләр Nature Immunology журналында басылып чыккан, дип яза РИА Новости сайты.

Соңгы елларда галимнәр симерүнең скелетка зур йөк булуын еш әйтә. Алай гына да түгел, артык авырлык матдәләр алмашы бозылуга китерә, шикәр диабеты барлыкка килүгә сәбәп булып тора. Шулай ук организмның башка өлешләренә дә тискәре йогынты ясый.

Мәсәлән, күптән түгел АКШ галимнәре хатын-кызларда артык авырлыкның күкрәктә яман шеш китереп чыгаруын ачыклаган. Симерү баш мие картаюына һәм аның эшчәнлеге бозылуына да китерә. Бер ел элек Британия биологлары симерүнең тугыз төрле яман шеш китереп чыгаруын ачыклаган. Авырып китү шансы артык һәр 5 килограмм өчен 50 процентка арткан.

Атлантада яман шешне өйрәнү буенча Америка җәмгыятеннән Ахмедин Джемаль (Ahmedin Jemal) белдергәнчә, мондый ачышлар табибларга уйлану өчен нигез биргән. Бүген һәр өченче кешенең артык авырлыктан интегүен исәпкә алганда, яман шешнең күпме очрагы симерү белән бәйле булырга мөмкин?

Бу сорауга җавап бирү өчен Джемаль һәм аның коллегалары, төрле илләрдәге халык арасында симерүнең һәм яман шеш авыруының таралуы турында 1975-2016 елларда чыккан барлык мәкаләләрне анализлаган. Галимнәрне рак һәм башка төрле шешеләр барлыкка килүдә симерүнең ни дәрәҗәдә мөһим фактор булуы кызыксындырган.

Ачыкланганча, артык авырлык органнарның төрле тукымаларында берьюлы 13 төрдәге яман шеш барлыкка китерергә мөмкин. Уртача алганда, якынча 3,9 процент шеш турыдан-туры симерү белән бәйле булган. Өстәвенә, дөньяның алга киткән илләрендә 7-8 процентка җиткән һәм аларның өлеше күбрәк булган.

Тагын бер тискәре ягы: симерү аркасында шешне алганнан соң пациентның үлем шанслары 11-17 процентка арта. Бу үзенчәлек күкрәк яман шешенең кайбер төрләренә, бөер һәм ашказаны асты бизе яман шешенә кагыла.

Джемаль һәм аның коллегалары белдергәнчә, симерү белән көрәш ООН, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм башка халыкара оешмалар өчен беренче бурыч булырга тиеш. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100