Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сигез тонналы люстра куелган мәчет кайсы илдә төзелгән?

Бу мәчет идәнендәге келәм 21 тонна авырлыкта.

news_top_970_100
Сигез тонналы люстра куелган мәчет кайсы илдә төзелгән?

1992 елда Оман дәүләте җитәкчесе Кабус Солтан илнең үзенең Бөек мәчете булсын дип боерык чыгарган. Аның проекты шулкадәр грандиоз булган ки, мәчетне төзү берничә ел дәвам иткән. Яңа мәчет 2001 елда Солтан идарә итүнең утыз еллыгына багышлап ачылган. Бу турыда islam-today.ru сайты хәбәр итте.

Маскат шәһәрендәге Кабус Солтан мәчетен гарәб архитектурасының заманча шедевры дип атыйлар. Ул зурлыгы буенча дөньядагы мәчетләр арасында икенче. Анда берьюлы 20 мең кеше сыя.

Намаз укый торган төп җәймә квадрат формасында һәм 74.4×74.4 метр үлчәмдә. Ул бербөтен ковер белән капланган. Аны йөзләрчә һөнәрче берьюлы тукыган һәм үсемлектән алынган буяулар белән генә бизәгән. Келәм 21 тонна авырлыкта.

Мәчетнең уртадагы гөмбәзе 50 метр биеклектә.

Гигант үлчәмдәге люстрада 8 тонна Сваровски кристаллары куелган. Люстрада 600 мең бәллүр элемент бар. Ул үзәк намаз залы өстенә беркетелгән. Люстраның плафоннары мәчет манараларын кабатлый. Аның электр системасы бик катлаулы. Яктырткычны карап тору өчен махсус баскычлар һәм платформалар ясаганнар.

Мәчет төзелгән вакытта люстра һәм келәм дөньяда иң зурлары булган. Ләкин соңрак иң зур исемен Катарда төзелгән Зәйдә Шәех мәчете алган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100