Шоколад янарга тиешме? Галим аңлатмасы

2 апрель 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Фото: Фото: pixabay.com; Аркадий Курамшинның шәхси архивыннан
Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә котны ала торган флешмоб бара. Кешеләр шоколадка ут төртеп карый һәм аның янып китүенә гаҗәпләнә. Флешмобка җырчы Алсу Әбелханова, танылган журналист Зимфира Гыйльметдинова да кушылды. Кемнеңдер шоколады яна, ә кемнекедер юк. Шоколад янарга тиешме? Янган шоколад организмга зыянлымы? Бу сораулар белән без Казан федераль университетының доценты, химия фәннәре кандидаты Аркадий Курамшинга мөрәҗәгать иттек. 

– Әле генә студент-аспирантлар белән шул хакта сөйләштек. Әлбәттә, шоколад янарга тиеш - арзанлысы да, кыйбатлысы да. Чөнки аның составында зур өлешне май алып тора, калганы - шикәр һәм кушылма матдәләр. Билгеле, болар барысы да янарга тиеш. Су, аш тозы, содадан кала, теләсә нинди азык-төлек продуктлары яна. Су күбрәк булганнары әкренрәк яна, аларны яндыру өчен суның парга күчүе кирәк. Ә су булмаган продуктлар – шоколад, сало, чипсы, макарон – алар тиз янып китә. Аларның януы һич тә сыйфат турында сөйләми, бу бары тик су әз, ә янучан органика күп дигән сүз, - дип аңлатты Курамшин.


Мин инде шоколад януга кагылышлы истерияны Фейсбукта җомгадан бирле күзәтәм. Журналистлардан берәрсе шалтыратыр дип уйлаган идем аны. Дүшәмбе минем белән кем дә булса элемтәгә керәчәк, дип уйлап куйган идем, әгәр үз-үзем белән бер шешә коньякка бәхәсләшкән булсам, җиңәсе булганмын икән, - дип шаярта галим.

Фикерләр








Сорау-җавап

Кош гриппын ничек кисәтеп була?

Сорауга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең эпизоотиягә каршы эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Александр Козлов җавап бирә.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла