Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шипы" билгесен машинаның кайсы җиренә ябыштырырга?

“Ш” билгесе тәгәрмәчләре энәләнгән (шипаланган) автомобильләргә куела. Ул 2017 елның 4 апреленнән башлап мәҗбүри куелырга тиеш. Ул булмаган очракта штраф салына. Билге куелмаган машинаны эксплуатацияләү төзексезлек категориясенә керә һәм РФ Административ хокук бозулар кодексының 1 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартыла. Кагыйдәләр буенча “Шипы” билгесен кайда беркетергә, ул нәрсә өчен кирәк, аның зурлыгы нинди булырга тиеш? Бу сорауларга җентекләп җавап бирербез. 

news_top_970_100
"Шипы" билгесен машинаның кайсы җиренә ябыштырырга?

Билге ни өчен кирәк?

Көз-көш сезоны җитү белән урамда һава температурасы төшә, машина хуҗалары тимер атларының тәгәрмәчләрен шипалысына алыштыра башлый. Бу начар климатик шартларда хәрәкәт итү куркынычсызлыгын булдыру өчен кирәк. Шипалы тәгәрмәч куелган автомобиль бозлавыкта һәм карлы юлда йөргәндә чыдамрак була, чөнки шина юл өслеге белән яхшырак тоташа. Шуңа күрә “Ш” билгесенең төп максаты – машинаның тормоз юлы кыскарак икәнен искәртү. Бу алда барган автомобиль кисәк туктаганда, авария китереп чыгармас өчен арттагы йөртүче тиешле аралыкны сакласын өчен зарур.

Билгенең зурлыгы нинди булырга тиеш?

ГОСТ 2018 буенча “Шипы” билгесенең һәр ягы 20 сантиметрдан да кыскарак булмаска тиеш. Регламент таләпләренә туры килгән билге, өчпочмак формасында, түбәсе белән өскә каратып урнаштырылган, 2 см киңлектә  кызыл төс белән каймаланган, ак фонда кара төстәге “Ш” хәрефе рәвешендә булырга тиеш.

Билгене кайда урнаштырырга?

Билгене автомобильнең арткы өлешенә куялар. Гадәттә, бу артык тәрәзәнең өске һәм аскы почмагы була. Әгәр билге күзәтү өчен комачаулый икән, аны бамперга яки багажникка беркетергә рөхсәт ителә. Төп таләп – билге күренеп торырга тиеш. Болай эшләгәндә автоинспекция хезмәткәрләре кирәксезгә туктатып тормаслар. “Шипы” билгесен болай урнаштыру иң кулай вариант булып санала.

Билге булмаган өчен штраф

Шипалы, ләкин билгесе куелмаган автомобильне эксплуатацияләү тыелган. Чөнки бу очракта транспорт законда күрсәтелгән таләпләргә туры килми. Төзексез автомобиль (“Ш” билгесе булмау төзексезлеккә керә) белән идарә иткән өчен 500 сум штраф каралган. Инспектор 2017-2018 елгы соңгы үзгәрешләр буенча сезне теләсә кайсы урында туктатып беркетмә язарга хокуклы.

Күрсәткеч булмаган очракта транспорт чарасына техник хезмәт күрсәтүдән баш тартырга мөмкиннәр. Машина хуҗасы закон таләпләрен үтәмичә һәм автомобилен тиешле рәвешкә китермичә техосмотр үтә алмый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100