Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шереметьево аэропортында самолет ни сәбәпле казага юлыккан?

Шереметьево аэропортында самолет ни сәбәпле казага юлыккан?

news_top_970_100
Шереметьево аэропортында самолет ни сәбәпле казага юлыккан?
Тикшерү комитеты Шереметьево аэропортындагы фаҗиганең нинди сәбәпләр аркасында булу ихтималын атады. Алар: очучыларның һәм самолетка техосмотр уздырган диспетчерларның түбән квалификациясе, начар һава торышы, самолетның ватык булуы.

Тикшерүчеләр пилотларның диспетчерлар белән сөйләшкән язмаларын, видеоязмаларны, ягулыкны тикшерә. 

Самолетта 78 кеше. Аларның бишесе - экипаж әгъзалары. 33 пассажир һәм экипаж әгъзаларыннан 4 кеше котылып кала алган. 22 кеше каза күргән. 

Самолет бу көнне өч рейс ясаган: Саранскидан Шереметьевога, Шереметьеводан Саратовка һәм кире кайткан. Шереметьеводан Мурманскига очып киткәндә анда техник төгәлсезлекләр барлыгы ачыклана, очучылар самолетны кире аэропортка утырта. Аэропортка утырганда аңа ут каба. 

Самолет 2017 елда төзелгән булган, 2019 елда техник күзәтү узган. 

РБК хәбәр итүенчә, техник төгәлсезлек яшен сугу белән бәйле булырга мөмкин. Самолетның очучысы Денис Евдокимов та самолетка яшен сугуы хакында әйткән. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100