Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шампунь составындагы кашемир экстрактына сарыкның нинди катнашы бар?

Шампунь составындагы кашемир экстрактына сарыкның нинди катнашы бар?

news_top_970_100
Шампунь составындагы кашемир экстрактына сарыкның нинди катнашы бар?
Чәч юа торган шампуньнарның кайсыберләре составында кашемир экстракты бар дип язылган. Реклама аша безгә бу экстрактның бик тә файдалы, яхшы булуын исбатлыйлар.

Экстракт дигән сүз ул билгеле бер матдәне "суыртып чыгару" - вытяжка дигәнне аңлата. Гималай тауларында яшәүче тау кәҗәсенең йоны "кашемир" дип атала. Димәк, "кашемир экстракты" - тау кәҗәсе йоныннан суыртып алган матдә булырга тиеш.   

Чынлыкта исә, һәр икенче диярлек шампуньга кушыла торган кашемир экстракты - ланолин дигән матдә. Аны сарык йонын юдырганда алалар. Ул гап-гади балавыз була. Ланолин сүзе гади халыкка аңлашылмый да. Ә менә "кашемир экстракты" дигәч йомшак әйбер күз алдына килә. Шуңа күрә ланолинны "кашемир" сүзе белән "йомшартып", безгә аңлаталар.

Гадәттә шампунь составының 80 проценты су була. Кайсыбер шампуньнарның 80 проценты үләннәр төнәтмәсеннән тора дип сөйлиләр. Чынлыкта исә теләсә кайсы үлән төнәтмәсенең 99 проценты судан тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100