Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сау-сәламәт бала табар өчен булачак әти-әнигә нәрсә эшләргә кирәк?

Сорауга ТР сәламәтлек саклау министрлыгының репродуктив сәламәтлек буенча штаттан тыш баш белгече, Татарстанның Атказанган табибы Фирая Сабирова җавап бирә.

news_top_970_100
Сау-сәламәт бала табар өчен булачак әти-әнигә нәрсә эшләргә кирәк?
Башка еллар белән чагыштырганда, алдан ук йөклелек чорына әзерләнүче әти-әниләрнең сизелерлек артуы күзәтелә. Хәзер бәби алып кайтырга теләүче күпчелек парлар тикшеренү уза һәм бик дөрес эшлиләр. Тәҗрибәле белгечләрнең консультациясе, биргән киңәшләре файдага гына булачак. Аеруча яшь гаилә өчен йөклелек чоры катлаулы булып санала. Кайберәүләр беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәклеген белеп бетерми. Аларга белгечләр әйткән режимны, туклану тәртибен төгәл үтәргә, бала тәрбияләүгә алдан әзерләнә башларга кирәк.

Сау-сәламәт бала табу һәм йөклелек чоры яхшы узсын өчен булачак әти-әниләрнең дә таза-сау булуы мөһим. Шуңа күрә сабыегыз дөньяга килгәнче үк үзегезнең сәламәтлегегез хакында кайгыртыгыз. Әгәр ниндидер хроник чирләр була икән, аларны вакытында дәваларга кирәк. Иң беренче эш итеп төрле инфекцион һәм йогышлы авырулардан дәваланыгыз. Андый чирләр йөклелек чорында табылса, бик авырга туры киләчәк. Хатын-кызларда күз күреме, калкансыман биз, йөрәк кан тамырлары белән бәйле авырулар еш очрый. Аларны булдырмас өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Әлеге шарт ана кешегә генә түгел, булачак атага да кагыла. Бала табарга җыенган парлар исерткеч эчемлек эчмәскә, тәмәке тартмаска һәм дөрес тукланырга тиеш. Авырлы хатын-кызларга мин саф һавада булырга, күбрәк җәяү йөрергә, гемоглобинны контрольдә тотарга, артык борчылмаска, йөклелек чорын табиб күзәтүе астында үткәрергә киңәш итәм.

Тагын шуны әйтеп узасым килә: туачак бала әти-әниләр тарафыннан көтеп алынган булырга тиеш. Туачак баланың яшь гаилә тарафыннан планлаштырып дөньяга килүе бары тик яхшыга гына булачак. Ана кешенең карынында чакта ук яратуларын тоеп дөньяга килгән сабый алдагы тормышта да бәхетле була. Көтеп алынмаган сабый булачак ананың сәламәтлегенә начар йогынты ясый ала, ул шактый авыр токсикоз кичерергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100