Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сару кайнауны ничек бетерергә?

Сару кайнаганда сода эчү, акбур ашау зыянлы.

news_top_970_100
Сару кайнауны ничек бетерергә?

Сару кайнап, ашказаныннан әче килеп йөдәткән очракта сода эчәргә һич ярамый. Акбур ашау да зыянлы. Алар кислотаны сүндерәләр, ләкин газлар аны кабаттан эшләп чыгара. Акбур да, сода да канга сеңеп, аны селтелеләндерә, бөерләрдә таш утыра. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.

Активлаштырылган күмер эчәргә була. Берьюлы берничә төймә күмер кабып, күп итеп су эчеп куегыз.

Миндаль чикләвеге ашказаны кислотасын нейтральләштерә. Чикләвекне кайнар су белән юып, кабыгын чистартыгыз. Миндальне акрын гына чәйнәп, озаклап ашагыз.

Бәрәңге согы да сару кайнауны бетерә. Вак угычтан уылган бәрәңгене сыгып, согын сыгыгыз да 2-3 аш кашыгы эчеп куегыз. Бу сокны ашар алдыннан эчәргә.

Минераль су да сару кайнауны баса.

Блендерда 2-3 салат яфрагын ваклап, 1 стакан салкын суга шуны кушып, аз-азлап кына эчегез.

Әгәр һаман сару кайнап интектерсә, дару ясагыз. Кофе тегермәнендә җитен бөртекләрен тарттырыгыз да, шушы онны герметик савытта саклагыз. Сару кайны башласа, 1 бал калагы җитен онын бер чокыр җылы суда болгатып, аз-азлап эчегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100