Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәяхәт вакытында бәхетсезлек очрагы килеп чыгып, медицина ярдәме таләп ителсә, нишләргә?

Сорауга ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов җавап бирә.

news_top_970_100
Сәяхәт вакытында бәхетсезлек очрагы килеп чыгып, медицина ярдәме таләп ителсә, нишләргә?
– Федераль закон нигезендә, чит илгә чыгучы барлык туристлар да 2 млн сумга иминиятләштерелә. Бу 30 мең АКШ доллары дигән сүз. Кызганычка, туристлар агентлыкларда әлеге иминият кәгазен күрә һәм аны бервакытта да укымый. Ә юкка. Әйтик, ялда булганда температурагыз күтәрелде ди, шул вакытта, иминият инструкциясендә язылганча, бүлмәдәге телефон аша, анда күрсәтелгән номерга шалтыратасыз. Үзегезнең фамилияне, полис номерын, кунакханә исемен, телефонын (ул бүлмәдәге буклетта күрсәтелгән) әйтәсез. Шуннан соң сезгә иминият компаниясе кире шалтырата, “ресепшен” аркылы тоташтыралар һәм ни булганын аңлатып бирәсез. Берникадәр вакыттан соң исә табиб яки ашыгыч ярдәм килә.

Шәхсән үзем ялда вакытта әлеге ситуация белән очрашканым булды. Кечкенә балам авырды. Мин иминият компаниясенә шалтыраттым, алар миңа кабат шалтыратты. Табиб тәрҗемәче белән килде. Үзебез белән алып килгән даруларны карады. Безгә балалар сироплары, дарулар бирделәр һәм бер көннән соң улым берни булмагандай йөгереп-уйнап йөрде.

***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100