Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөттән кала тагын кайсы ризыкларда кальций бар?

Кечкенә вакыттан ук, тешләр һәм сөякләр нык булсын өчен, безгә сөт ризыклары ашаталар иде. Бу ризыклардан тыш та бик күп продуктлар составында кальций бар. Аларны да үз рационыгызга кертә аласыз.

news_top_970_100
Сөттән кала тагын кайсы ризыкларда кальций бар?



Әфлисун

Бер әфлисунда көндәлек норма кальцийның 6% бар. Әгәр аннан фреш ясасагыз, анда кальций тагын да күбрәк - бер стаканында 50 % көндәлек нормасы бар.

Тофу сыры

Соядан ясалган әлеге продуктта да кальций күп.


Ногыт борчагы

Аны тагын төрек борчагы дип тә атыйлар. Аның составында да кальций бар. Ногыт борчагыннан ашлар, рагу һәм салатлар ясарга мөмкин.


Кунжут

Бер аш кашыгы кунжутта кеше организмы өчен кирәкле көндәлек норма кальцийның 9% бар. Аны салатларга да өстәргә була, шулай ук камыр ризыкларын бизәү өчен дә кулланалар.


Шалкан

Әлеге продукт шулай ук кальцийга бай. Аннан салатлар ясарга була.


Инжир

30 г инжирда кальцийның 5% көндәлек нормасы бар.


Диңгез суүсеме

Әлеге продуктның бер стаканында кальцийның 13 % көндәлек нормасы бар. Ул шулай ук йод һәм клетчаткага бай.

***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100