Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәламәтлек саклау министрлыгы табибыннан 1 айга 10 кг авырлык ташлау ысулы

Сәламәтлек саклау министрлыгы табибыннан 1 айга 10 кг авырлык ташлау ысулы

news_top_970_100
Сәламәтлек саклау министрлыгы табибыннан 1 айга 10 кг авырлык ташлау ысулы

Сәламәтлек саклау министрлыгының Үзәк федераль округтагы штаттан тыш балалар онкологы Максим Рыков ябыгу ысулын тәкъдим итә.

Бу ысулны табиб үзендә сынап караган һәм өч айда 30 кг ташлаган. Ябыкканчы ул 110 кг булган, дип яза  «Московский комсомолец».

Рыков өч кагыйдә тәкъдим итә. Боларның һәрберсен дә һичшиксез үтәү шарт. Яки күрсәтелгән тәртиптә эшлисе, яки өчесен дә берьюлы башлыйсы.

1. Тәмәке тартуны ташларга һәм алкогольне бөтенләй кулланмаска. 

2. Калорияләрне аз кабул итәргә. Иң нәтиҗәле диета - угловодларсыз, аксымнарны күбрәк куллана торганы. Әмма бу диетаның куркыныч ягы бар - диетадан баш тартуга, организм шул авырлыкны кире җыеп ала.

3. Көн саен кимендә бер сәгать физик эш башкарырга.

"Май тукымаларындагы энергия физик хәрәкәтләр эшли башлаганнан соң 20-30 минутта гына тотыла башлый. Шуңа күрә майны дәвамлы тренировкалар - йөгерү, велосипедта йөрү, йөзү генә бирә", ди Рыков.

Рыков физик күнегүләр эшли башлаганчы терапевтка күренергә куша.

Рыков углеводларсыз түбән калорияле диета тоткан һәм спорт белән шөгыльләнгән. Аның рационы 200 г майсызландырылган эремчек һәм духовкада пешерелгән 150 г балык (тәрәч яки горбуша) булган.

Табиб тиз ябыгуны организмга зыянлы дип саный. Аның фикеренчә, бер айга 2-4 кг ябыгу җитә. Диета вакытында витаминнар кулланырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100