Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Рубль"нең чынбарлыктагы курсы ничә сум?

Бу сорауга җавапны Россия Икътисади үсеш министры Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында кулуарларда әйткән.

news_top_970_100
"Рубль"нең чынбарлыктагы курсы ничә сум?
Россия Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин "рубль"нең реаль курсын әйткән. Министр фикеренчә, ул чама белән 1 доллар өчен 50 сум тәшкил итә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Әлеге фикерен министр Көнчыгыш икътисади форумы кысаларында кулуарларда әйткән. "Рубль" бәясе төшү капиталның кисәк кенә илдән чыгарылуы белән аңлатыла. Капитал чыгу туктау белән, тенденция кире якка борылачак, дигән ул.

Хәзерге вакытта, уртача һәм озак вакытка фаразлар буенча, "рубль" курсының 1 доллар өчен 63-64 сумнан үзгәрүе өчен бернинди дә ачык сәбәп юк, дип әйткән министр.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100