Россиянең иң бай буйдаклары кемнәр?

15 март 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: pixabay.com

Forbes журналы Россиядә иң бай кияүләр исемлеген яңартты. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итә.

Россиядә иң бай кияү  — «Альфа-групп» компаниясе җитәкчесе Михаил Фридман. Аңа 54 яшь, хатыны белән аерылышкан. Фридманның 15 млрд доллар акчасы һәм дүрт баласы бар

Аннан соң икенче урында «Челси» футбол клубы хуҗасы Роман Абрамович. Аның 12,5 млрд доллар акчасы, өч аерылган хатыны, җиде баласы бар.

Өченче урында «Онэксим» группасы хуҗасы Михаил Прохоров. Аңа 53 яшь, бер тапкыр да өйләнмәгән.

Шуннан соң «Монако» клубы хуҗасы Дмитрий Рыболовлев. Ул элеккеге хатыны белән уртак милеген җиде ел дәвамында бүлешкән. Хәзер аның элеккеге хатыны Елена Рыболовлева Россиядә иң бай хатын-кызлар исемлегендә.

Бай кияүләр бишлеген «Альфа-групп» компаниясе хуҗаларының берсе Пётр Авен йомгаклый.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Сорау-җавап

Кибеттә пилмән сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

Сорауга җавапны махсус дегустация нәтиҗәләре буенча, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базар координациясе һәм үсеш бүлеге башлыгы Розалия Арсланова бирде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла